Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов Путин белән очрашты


Башкортостан президенты Мортаза Рәхимов сишәмбедә Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Интерфакс хәбәренә караганда, Рәхимов Путинны Башкортостандагы социаль-икътисади вазгыят белән таныштырган. "Гомүмән алганда, без елны әйбәт башладык, сәнәгат, авыл хуҗалыгы тармагында 2-нче урында торабыз" дигән Рәхимов. Башкортостан җитәкчесе дәүләт проектларына аерым тукталган, дару белән тәэмин итү өлкәсендә җитешсезлекләр булуын әйткән. Ул шулай ук Путинны Башкортостанның Русиягә кушылуына 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышы белән таныштырган.
XS
SM
MD
LG