Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта "килешмәүчеләр маршы" куып таратылды


Оппозициядәге хәрәкәт хакимиятләрдән шәһәр үзәгендә урам җыены оештыру рөхсәте алмаган булса да, аның вәкилләре бүген мәйданга чыкты. Җыелганнар саны берничә йөз булган дип хәбәр ителә. Дистәләгән кеше кулга алынган. "Килешмәүчеләр маршын" сулчылар һәм либерал көчләр оештырды. Хәрәкәтнең җитәкчеләре арасында елекке премьер-министр Михаил Касьянов, елекке дөнья шахмат чемпионы Гарри Каспаров, бәйсез сәясәтче Владимир Рыжков бар.
XS
SM
MD
LG