Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Русиядә ксенофобик һөҗүмнәр арта дип кисәтә


Мәскәү Кеше Хокуклары Идарәсе бу елның беренче чирегендә Русиядә милли нәфрәткә нигезләнгән һөҗүмнәр бик нык артты дип белдерә. Оешма җитәкчесе Александр Брод Интерфакс агентлыгына 3 ай эчендә 49 ксенофобик һөҗүм теркәлде, 13 кеше үтерелде, 49 кеше яраланды диде. Бу оешма исәпләвенчә, узган елның беренче чирегендә 2 кеше үтерелгән, 30 кеше яраланган булган.
XS
SM
MD
LG