Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул финанс базары ачылу белән 8 процентка төште


Моңа Төркиядәге президент сайлаулары кризисы сәбәп булды. Бу сайлаулар Төркиянең дөньяви дәүләт булуын яклаучы көчләрне, шул исәптән хәрбиләрне исламчыларга бәйле хөкүмәткә каршы куйды. Дөньяви дәүләт тарафдарлары Ак партия вәкиле, тышкы эшләр министры Абдулла Гүл президент булып сайланса исламчылар ягына тартыр дип борчыла һәм вакытыннан элек парламент сайлаулары үткәрергә чакыра. Гүл бу вазыйфага тәкъдим ителгән бердән-бер намзәт.
XS
SM
MD
LG