Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сәяси кризис кискенләшә бара


Украина президенты Виктор Ющенко эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрен үз карамагына күчерергә кушты. Ющенконең сәяси көндәше Виктор Янукович бүген хөкүмәт утырышында Ющенконың бу карары канунга сыешмый һәм ул илдәге сәяси каршылыкның көч куллануга әверелүенә китерә ала диде. Кичә Ющенко эчке эшләр министры Василь Цушконы махсус көчләрне Киевтагы баш прокурор идарәсен сакларга җибәргән өчен канун бозуда гаепләде. Ющенко баш прокурор Святослав Пискунны вазыйфасыннан алганнан соң Цушко Ющенконы фетнә оештырырга маташуда гаепләп министрлыкның махсус көчләрен җибәргән иде. Пискун белән Цушко Янукович тарафдарлары. Ющенко конституция нигезендә Пискун бер үк вакытта парламент әгъзасы да, баш прокурор да була алмый диеп аны прокурор вазыйфасыннан алды.
XS
SM
MD
LG