Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге вәкиле Косовоны бәйсезлек игълан итмәскә чакыра


Европа Берлеге вәкиле Стефан Лене Косово албаннарын җавапсыз рәвештә бәйсезлек игълан итүдән тыелырга чакырды. Лене бу турыда кичә кич Русия Косовога күзәтү астындагы бәйсезлек тәкъдим итүче Көнбатыш әзерләгән БМО резолюциясен кире какканнан соң әйтте. Косово башкаласы Приштинага килгән Лене Косово албаннарының бәйсезлек мәсьәләсен үз кулларына алуы зур чигенеш булачак һәм халыкара җәмәгатчелекнең аларга карата уңай мөнәсәбәтен бетерәчәк диде.
XS
SM
MD
LG