Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия премьер-министрына яңа һөҗүм булды


Абхазия премьер-министры Александр Анквабага тагы бер һөҗүм ясалган. Монысы инде, ул бу эшкә ике ел элек билгеләнгәннән соң, дүртенче һөҗүм. Гудаута шәһәреннән чыгып барганда Анквабаның машинасы гранатометтан утка тотылган. Ул җиңелчә генә яралану алган, хастахәнәдә кирәкле ярдәм күрсәткәннән соң, аны өенә озатканнар. Тикшерү башланган.
XS
SM
MD
LG