Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль милекне шартлату


Ай башында “Башинформэлемтә” ширкате федераль милекне шартлаткан иде. Сүз икенче бөтендөнья сугышы елларында бар Европага 18 телдә антифашист пропаганда алып барган Мәскәү радиосы турында бара. Сугыш башланган елларда күчерелгән ул Комминтерн радиосы сугыштан соң файдаланылмаган булган. 1992нче елда Башкортстандагы барлык телерадиостанцияләр хосусыйлаштырылды. Әлеге станция “Башинформэлемтә” милке булып китте. 2001 нче елда Русия Президенты фәрманы белән Федераль телерадиочелтәр идарәсе төзелгән иде. Аңа ярашлы илдәге бар телерадиостанцияләр шул идарә милке булып күчә. Ләкин шуңа карамастан “Башинформэлемтә” корылмаларны бу айның башында шартлатты. Федераль идарә җитәкчелеге моны прокуратурага биргән. Алар күрелгән зыянның күләме 20 миллион сум дип бәяли.
XS
SM
MD
LG