Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Луговойны Британиягә бирмиячәк


Британ премьер-министры Гордон Браун Русия хакимиятләрен тагын бер мәртәбә Лондонда Александр Литвиненконың үлемендә катнашы булган дип шикләнелгән Андрей Луговойны үзләренә тапшыруны таләп итте. Ул бу хакта бүген Лондонда матбугат конференциясендә әйтте. Бүген үк Русия баш прокуратурасы Британиянең Луговойны үзләренә тапшырмаганы өчен 4 Русия диломатын илдән чыгару карары, сәясәткә бәйле диде. Британия илчесе Энтони Брентон, Русиядә канун куллануны сайлап алу мөмкинлеге белән бәйле рәвештә, Луговойны ватанында хөкемгә тарту ихтималын Лондон кире кага, дип белдерде. Бу хәлгә бәйле, ике як та төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне чикләү хакында игълан итте.
XS
SM
MD
LG