Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия сусызлыктан интегә


Урта Анадулуда ел буе яңгырлар булмау, корылык сәбәпле – Төркиянең өч шәһәрендә суга кытлык дәвам итә. Әнкара, Измир һәм Истанбулда халыкка су ике көнгә бер, кайвакытта дүрт көнгә бер мәртәбә генә бирелә башлаган дип, хәбәрчебез Әхтәм Ибрахим хәбәр итте һәм ул болай диде:

Әнкарадә су ике көнгә бер бирелеп, басымның кисәк үзгәрүеннән су торбасы шартлап, бик күп эчәр сулар урамга аккан. Сусызлыктан дизентерия кебек чирләр килеп чыкмасын дип борчылалар. Хастахәнәләрдә дә карантин игълан ителгән. Иртәгә Әнкарада дин әһелләре җомга намазында яңгыр теләп догалар укырга ниятли. Хәкимият су китерү чараларын күрүне вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG