Башкортстанның Югары мәхкәмә коллегиясе Алина Җукова һәм Сергей Серов җинаять эшен яңадан тикшерүне 6 сентябрьгә күчерде. Алина Җукова, Башкортстан хокук яклаучысы Альмира Жукова кызы 2007 елның 7 маенда Уфа шәһәренең Октябрь мәхкәмәсе тарафыннан канунсыз наркотиклар эшләү һәм аларны тарату матдәсе нигезендә 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Бу карар канунлы көченә кермәде. Чөнки Җукова һәм Серов ул карарны Югары мәхкәмәгә тикшертергә бирде.
Ә инде бу эшне яңадан карауны сентябрь аена күчерү сәбәбе, иртә белән, мәхкәмә утырышы алдыннан прокуратураның бу эшне үз ягыннан яңа тикшертү тәкъдимен кертүе булды.