Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читада Михаил Ходорковский белән Платон Лебедевны яклап пикет үтә


Читада, Михаил Ходорковский белән Платон Лебедевка теләктәшлек белдереп, пикет башланды. Ике көнгә исәпләнгән бу чараның максаты – ЮКОСның элекке башлыгы белән МЕНАТЕПның элгәреге җитәкчесе язмышларына янә бер кат игътибар җәлеп итү. Бу хакта пикетны оештыручы Марина Саватеева белдерде.

Ходорковский белән Лебедев Чита шәһәре тикшерү бүлегендә тотыла. Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе аларның эше буенча яңа тикшерүләрнең Читада үткәрелүе канунсыз, дип тапса да, тоткыннар әлегәчә анда калдырыла.

Ходорковский белән Лебедев, финанс җинаятьләрдә гаепләнеп, 8-әр еллык төрмә җәзасы алган иде.
XS
SM
MD
LG