Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ираклий Окруашвили 2 ай тикшерү бүлегендә тотылачак


Тифлистәге Апелляция мәхкәмәсе Грузиянең элекке саклану министры Ираклий Окруашвилины 2 ай тикшерү бүлегендә тоту карарын үз көчендә калдырды.

Аны иреккә чыгарган очракта, Ираклий Окруашвили чит илгә чыгып качарга мөмкин, дип шикләнә Апелляция мәхкәмәсе. Хөкемдарлар шулай ук Ираклий Окруашвили, иректә калдырылса, шаһитләргә дә басым ясарга мөмкин дип исәпли.

И. Окруашвили, коррупциядә гаепләнеп, узган атнада кулга алынган иде. Шуңа кадәр генә ул президент Михаил Саакашвилины, бөтен хакимиятне үз кулына алып бетүдә һәм үзенә ошамаган кешеләрне юк итү омтылышында, гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG