Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентка хат


Русия Президенты Владимир Путин халык сорауларына җавап бирергә әзерләнә. Аңа республикадан күпме сорау җибәрүләре мәгълүм булмаса да, бер хат күндерүләре мәгълүм. Аны Уфада яшәүче бер төркем урыс җәмәгатьчелеге җибәргән. Хатта Башкортстанда дәүләт теле буларак башкорт телен укытуга каршы булулары әйтелгән. Депутатларның 90% ы башкорт милләтеннән булган корылтай республика халкының 90%ын тәшкил иткән халыкның мәнфәгатьләре боза диелгән. Мондый милли мәсъәләләр референдумга яки милләтләр нисбәтеннән булган парламент хөкеменә чыгарылырга тиешлеге әйтелгән. Хат Президенттан башкорт телен көчләп укытуны туктатуда ярдәм сорый.

Шундый эчтәлекле икенче бер документ Дәүләт думасы депутатларына җибәрелде. Монысы парламент депутатларына мөрәҗәгать. Анда да башкорт телен көчләп укытуны туктатуда ярдәм соралган.
XS
SM
MD
LG