Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай АКШның Далай-ламага хөрмәт күрсәтүен гафу итә алмый


Тибет буддалары рухи-дини җитәкчесе Далай-ламага Америка Кушма Штатлары Конгрессының Алтын медален тапшыруга мөнәсәбәтле Кытай АКШ хакиимиятләренә кискен нәфрәтен белдерде.

Америка Кушма Штатларының Пекиндагы илчесенә тапшырылган белдерүдә Далай-ламага күрсәтелгән зур хөрмәт “Кытай Халык Республикасының эчке эшләренә тупас тыкшыну” дип бәяләнгән.

Рәсми Пекин әлеге хәл Кытай-Америка мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясады, дип белдерде.

Кытай хакимиятләре 50 ел инде чит илдә яшәргә мәҗбүр булган Далай-ламаны Тибетны мөстәкыйль дәүләт итү омтылышында гаепли.
XS
SM
MD
LG