Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат Гыйрактагы көрд сугышчыларын бастыру яклы


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Гыйракның төньягындагы көрд сугышчыларын тар-мар итүне хуплавын, әмма бу низагка тыныч чишелешне өстенрәк күрүен белдерә. Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики идарәсе белдерүенчә, Әхмәдиниҗат бу турыда сөйләшү өчен Мәликигә телефоннан шылтыраткан. Төркия Гыйрак чиге янында гаскәр туплый һәм, әгәр дә Гыйрак үзендәге көрдләрнең чик аша Төркиягә булып торучы һөҗүмнәрен туктата алмаса, Гыйрак ягына кереп зур хәрби чара үткәрү белән яный. Мәлики идарәсе белдерүендә Мәлики белән Әхмәдиниҗат ПКК сугышчыларының террорчыл гамәлләре Гыйрак, Төркия һәм Иран мәнфәгатләренә каршы килә дигән уртак фикер белдерде диелә.
XS
SM
MD
LG