Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада будда руханилары янә урам җыеннары оештыра


Мьянмада будда руханилары янә урам җыеннары оештырды. Ил хакимиятләре аларның әүвәлге каршылык чараларын көч кулланып бастырганнан соң, беренче тапкыр булды бу.

Килгән хәбәрләргә караганда, бер ай элек илдә демократик үзгәрешләр таләп итеп киңкүләмле каршылык чаралары башланып киткән Паккоку шәһәре урамнары буйлап бүген 200гә якын будда рухание узган.

Хөкүмәткә каршы оештырылган элекке ризасызлык чараларын бастырганда, рәсми мәгълүматларга күрә, 10 кеше үтерелгән. Дөнья җәмәгатьчелеге исә корбаннар саны күпкә артыграк булган, дип исәпли.
XS
SM
MD
LG