Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстан татарлары форумына делегатлар сайлана


8нче декабрь Башкортстан татарлары корылтае була.


Ә аңа кадәр татарлар күпләп яшәгән районнарда хисап-сайлау, республика татарлары форумына делегатлар сайлау конференцияләре узарга тиеш. Шундый чаралар 30га якын районда үтәргә тиеш. Ниһаять, беренче конференцияләр башланды. Районнарда иң тәүге конференция Стәрлетамак районында узды. Уфаның өч: Калинин, Орджоникидзе һәм Ленин районнарында үтте. Калинин районында моңа кадәр татар корылтаеның бүлекчәсе юк иде. Шулай итеп, яңа бүлекчә оешты. Башкаланың Дим районында да бүлекчә төзелмәгән. Шулай ук анда да оешманы төзү өчен төркем оешты.
Иң кызык конференция Ленин районында узды. Чара район хакимияте бинасында, урыс телендә, хакимият башлыгы урынбасары Мидхәт Казаккулов кул астында узды. Чарада ике дистәгә якын кеше катнашты. Республика татарлары корылтаена хакимият ярдәм итмәү сәбәпле, районнарга билгеләнгән квота зур түгел. Татарлар күпләп яшәгән һәр районнан 3-4 делегат сайланырга тиеш. Бу конференциядә 10 делегат, шуңа өстәп кунак буларак Мидхәт Казаккулов та сайланды.
Чарада катнашкан Ленин районында яшәүче, башкарма комитет әгъзасы Айрат Гыйнияуллин Рәмил Бигновны да делегат итеп тәкъдим итте. Ул Бигновның татар гимназиясенә бина бирүен, башка татар чараларына ярдәм итүен искә төшереп, аны да сайларга тәкъдим итте. Ләкин хакимият башлыгы урынбасары чыгышыннан соң Бигновны яклаучы булмады. Казаккулов: “Бигновның акчасы булган өчен генә без аңа баш ияргә тиеш түгел”,— дип белдерде.
Шул ук вакытта тавыш бирүгә кысылмаячагын әйтте. Хакимият башлыгы президиумда кемнең ничек тавыш бирүен күзәтеп утырды. Күпчелек Бигновка каршы тавыш бирде. Әйткәндәй, чара башланыр алдыннан Казаккулов залга карап, күпчелекнең үзенә таныш кешеләр булуын әйткән иде. Шулай итеп, танышлары аның карашына тугрылык күрсәтте.
Районнарга квота аз бирелсә дә, бу районда делегатларның берничә тапкыр күп сайлаунына Айрат Гыйниятуллни шик белдерде. Аның сүзләренчә, бу татар корылтаен хакимият үз дилбегәсенә алу өчен күпләп үз кешеләрен тутыра.
Шулай итеп, хакимият һәр районда үз тарафдарларын сайлата алса, республика татарлары корылтаенда алар күпчелек булу сәбәпле, форумдагы милли-сәяси һава торышын ясый алачак. Бу, чыннан да, хакимиятләрнең уйлап эшләгән стратегиясеме, яки аерым бер райондагы хакимиятнең “уңганлыгы” гынамы, башка конференцияләрнең ничек үтүе күрсәтер.
XS
SM
MD
LG