Тәүге чыгыш Уфа Мотор төзүчеләр мәдәният сараенда үтте. Әлеге тамашаны татар сәнгать осталары “Сәйяр” эстрада театрына 10 ел тулуга багышлап әзерләгән.
Идрис Кәлимуллин җитәкләгән «Сәйяр» эстрада-җыр театры яңа программа өстендә бу ел башыннан ук эшли башлаган. Һәм менә, ниһаять, күп талантларны берләштерүче театр үзенең өр-яңа тамашасын тәкъдим итә башлады. Яңа тамашада театр артистлары гына түгел, ә Идрис Кәлимуллинның күптәнге иҗатташ дуслары да, җәмгысе егермедән артык җырчы чыгыш ясый. “Безнең әлеге тамашага соңгы вакытта язылган җырлар да, элеккеләре дә керде, – ди И. Кәлимуллин. – Концертлар белән республика районнарына да, башка төбәкләргә дә чыгарга көннәр билгеләнгән”.
Башкортстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин җитәкләгән «Сәйяр» эстрада-җыр театры менә ун ел инде уңышлы эшләп килә. Иҗат коллективында Идрис әфәнденең тормыш иптәше, талантлы музыкант Гүзәл ханым да эшли. Виртуоз скрипкачы буларак, аның башкаруындагы татар көйләрен генә түгел, ә дөньяның байтак халыклары көйләрен дә ишетеп була яңа тамашада.