Инде хәбәр иткәнебезчә, сайлауларга кадәр, өч намзәтнең икесе ярыштан чыгу турында гариза язган иде. Матбугат өчен таратылган рәсми кәгазьдә әйтелгәнчә, намзәтләрнең берсе, ректор урынбасары Фаил Әхмәдиев, университетта тарткалаш булмасын өчен, дигән аңлатма белән 22 декабрьдә ук сайлауларда катнашмаячагын белдергән. 24 декабрьдә, икенче намзәт Рәис Шәйхелисламов та, сайлау комиссиясенә рәхмәтләрен белдереп, ярыштан чыккан.
Сайлау көненә 26 декабрьгә, сайлау исемлегендә бер генә намзәт Рәдиф Җәмәлетдинов кына торып калды. Бер генә нәмзәт белән сайлауларны үткәреп буламы? “Ректорны сайлау тәртибе” дигән рәсми документ делегатларның сайлау мөмкинлеге булу шартының үтәлүен таләп итә.
Университетның җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге тараткан рәсми мәгълүматта язылганча, югары уку йорты җитәкчелеге һәм ректорны сайлау комиссиясе бу хакта Русиянең фән һәм мәгариф министрлыгының Аттестация комиссиясенә хәбәр итеп хат җибәргән. Университет ректорын сайлау конференциясе башлануга бер сәгать кала, Мәскәүнең җавабы әле алынмаган иде. Русиянең фән һәм мәгариф министрлыгыннан нинди хат килүе турында хәбәрләр юк. Сайлау конференциясенә журналистларны чакырмадылар. Намзәтләр белән дә бәйләнешкә кереп булмады. Күпмедер мәгълүматны университетның матбугат өчен әзерләнгән рәсми кәгазьдән генә белдек.
Сайлау көненә бер генә намзәт калса да, конференция үткәрелгән, тавыш бирү булган. Анда 250 артык делегат булган. Рәсми хәбәрдә әйтелгәнчә, ректор урынына төп намзәт Рәдиф Җәмәлетдинов делегатларның сорауларына җавап биргән. Аны яклап берничә мөгаллим чыгыш ясаган. Намзәт исеме бер тавыштан сайлау бюллютененә кертелгән. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Рәдиф Җәмәлетдинов Татар дәүләт һуманитар университет ректоры урынына сайланган. Аны яклап 177 кеше тавыш биргән, 75 кеше каршы тавыш биргән.
Кем ул Рәдиф Җәмәлетдинов? Ул 1969 елда туган, моңа кадәр шушы университетта ректор урынбасары булып эшләгән, филология фәннәре докторы, элегрәк ТР Мәгариф министрлыгында, хөкүмәтнең телләрне үстерү бүлегендә хезмәт иткән.
Татар дәүләт һуманитар университетында үзгәрешләр көтәләр
Җәмәлетдинов укытучыларның белемнәрен арттыру өчен аларны Русия һәм чит ил югары уку йортларына җибәреп тору мөмкинлеген табарга вәгъдә итә. Шулай ук Җәмәлетдиновның сайлау алды программасында, телләр укытуга зур игътибар бирелә. Безнең университет татар һәм рус телләрен, шулай ук чит телләрне өйрәнү, саклау һәм пропагандалау үзәге булырга тиеш, диелә анда. Рәдиф Җәмәлетдинов ректор вазыйфасына рәсми кәгазьләр раслангач кына керешәчәк.