Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ашхабадта "Рухнамә"нең татарчасы тәкъдим ителәчәк


Ашхабад – Татарстан хөкүмәте төркеме Төркманстанга 2 көнлек сәфәрен башлый. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән төркемгә республиканың Камаз, Татнефть кебек эре сәнәгать ширкәтләре җитәкчеләре керә.

Сәфәр барышында Төркманстанның беренче президенты Сапармурат Ниязов язган "Рухнамә" китабының татар теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү чарасы үтәчәк.

Татарстан белгечләре әлегә бу китапның 20 нөсхәсен әзерләгән. Аеруча зиннәтле итеп басылган бер китап Төркманстанның хәзерге президенты Корбангули Бирдемөхәммәтовка бүләк ителәчәк.
XS
SM
MD
LG