Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон:Русиядә мәхкәмәнең гадел булуына ышанасызмы?


Студент:
- Үзебезнең мәхкәмәгә гаризалар язып йөргән юк. Күп кенә җирләрдә бик дөрес алып барылмый дип уйлыйбыз. Телевизордан мәхкәмә эшенең барышын нинди булырга тиеш, дип күрсәткән булалар, әмма без ышанып бетмибез, хәзер бар нәрсә акчага, байлыкка корылган. Шул байлык җиңә мәхкәмәдә.
Равил Файзуллин шагыйрь:
-Русиядә шактый гына мантыйкка сыймаган мәхкәмәләр дә була. Менә бездә латинга күчүгә булган мәсьәләне
дә мантыйкка сыймый, дип саныйм. Шулай ук укыту системасындагы милли компонентны төшереп калдыру да.
Шуның өчен моны мәхкәмәгә бирергә була. Нәтиҗәсе булмау да мөмкин. Юк , бөтенләй мин өметсезлеккә бирелмим. Гаделлек җиңәргә тиеш. Ансыз яшәп тә булмас иде, әгәрдә бөтенләй дә ышанмасаң . Ләкин кайбер нәрсәләр уйланырга мәҗбүр итә.
Эштән бушатылган ханым, 46 яшьтә:
- Ышанабыз, әлбәттә. Ничек ышанмыйсың инде. Менә директорымны мәхкәмәгә бирергә хыялланып йөрим. Мине эштән бушаттылар, штат кыскартылды, дип. Ә минем урынга икенче кешене алдылар. Димәк, мине эштән бушаткан вакытта, дөрес эшләмәгәннәр. Мин үтекли идем мехлар, туннар теккән җирдә “Мелита” ачык акционерлар оешмасында.Хәзер шәһәр буйлап эш эзләп йөрим.
- Бик ышанып бетә алмыйм. Хәзер акча өстен тора. Судьяга да, адвокат ка да ышанып булмый.Бер танышым бар иде, мәхкәмә барышында белдем аның гаепле икәнен. Гаепле кешене коткарып калдык. Акча биреп. Зур җинаять түгел иде ул, ләкин хәтерләмим инде җинаять Кодексының ничәнче матдәсе икәнен. Әмма без аны үзебез гаепле икәнен белә торып, коткарып калдык. Дөрес түгел, әлбәттә, әмма ләкин нишлик соң, шулай булды.
Соломонов Николай Абрамович:
-Русиядә мәхкәмә эшләре дөрес алып барыла торгандыр инде ул . Әмма Эшнемәхкәмәгә китереп җиткерү чорында хәлләр бик авыр тора, җитешсезлекләр күп. Шуның аркасында җинаять эшләре яшерелә. Менә мәхкәмәне бу ягыннан карасаң , Русиядә мәхкәмә эшләре бик начар тора. Менә мин “Три кита” дигән бик зур Эшне күзәтеп барган идем. Әллә ничә елга сузылды . Анда Прокуратурада эшләгән кешеләрнең дә катнашлыгы булган. Нәтиҗәсе һаман да ишетелмәде. Менә мондый эшләр, һәм мәхкәмәгә китереп җиткерелмәгән эшләр Русиядә ипсез- хисапсыз. Ә, гомумән, мин бик зур яшьтәге кеше буларак, мәхкәмә эшен мин бик югары бәялим.
-50 процентка гына ышанам, мәхкәмәнең гадел булуына, чөнки бик күпләр әйтәләр, судьялар акча алалар икән, - дип.
Нияз Гараев, музыкант:
-Әйтә алмыйм. Чөнки менә Владислав Листьев, Отец Мин дигән рухани, Политковская һәм бик күп сәясәтчеләр вафат булсалар да, аларның үтерүчеләрен тапмадылар. Димәк, ниндидер эшләр сайланып дөрес итеп эшләнәләр, ә кайберләре сайланып дөрес эшләнмиләр. Мәхкәмә булгач, гадел булырга тиеш, закон буенча булырга тиеш, ә бездә ул законнар эшләми.
- Кемнең Эше эшләнә, шуңа карап дөрес яки дөрес алып барылмый. Чөнки барыбер кайсыдыр якны яклау бара. Шуның өчен мәхкәмә Эшләре объектив алып барыла алмый.
XS
SM
MD
LG