Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат булырга “ышанычлы” кешеләр генә лаек?


Башкортстанда 2 мартта үтәчәк сайлауларга әзерлекнең беренче өлеше тәмамланып килә. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстанда 2 март көнне Русия президентын сайлаулар белән бергә Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын да, Уфаның һәм башка зур шәһәрләрнең депутатларын сайлау да үтәчәк.
Башкортстан оппозициясе вәкилләре бу сайлауларга әзерлек чорында да хакимиятләр ягыннан төрле каршылыклар булыр дип көткән иде. Һәм бу фараз аларның фикеренчә, дөрескә дә чыгып бара. Шушы фикернең тормышка ашырылуын Башкортстан Берләшкән оппозициясе җитәкчесе, танылган татар эшкуары Рамил Бигнов үз мисалында күрә.
Рамил әфәнде сүзләренчә, аны Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе, юк сәбәпне бар итеп, хәтта депутатлыкка намзәт итеп теркәүдән дә баш тарткан. “Гаризамда бер тыныш билгесе - сызыкча төшеп калуны сылтау иттеләр, әмма аны төзәтү өчен мөмкинлек бирмәделәр, документларымны бирмичә вакытны суздылар”, - ди Рамил Бигнов.
Үзәк сайлау комиссиясе дәгъвасы белән килешмичә, Рамил Бигнов Башкортстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Менә шул мөрәҗәгать буенча мәхкәмәнең утырышы җомга көнне төштән соң үтте. Мәхкәмә карары турында Рамил Бигнов “Азатлык” радиосына узе хәбәр итә.
Республикада Дәүләт Җыелышына депутатлыкка тагын бер намзәтне теркәүдән баш тартканнар иде. Әлеге Дәүләт Җыелышы депутаты, үзенчәлекле башлангычлары һәм тәкъдимнәре белән башка депутатларны сискәнергә мәҗбүр итүче Эдвард Мурзинны да теркәүдән баш тарттылар. Әле ул да мәхкәмә юлын таптый.
Шулай итеп Башкортстанда әле сайлауларга әзерлек өлешендә үк каршылыклар килеп чыга башлады. Сайлаулар үткәч тә андый бәхәсләр һәм дәгъвалар, мәхкәмәләшүләр күп булыр әле. Быел Башкортстан Дәүләт Җыелышына депутат булырга теләүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре, хәтта хатын-кыз театр актрисаларына кадәр бар. Театрда режиссер биргән рольләрне уйнаучылар Корылтай “режиссерлары” кушкан рольләргә күчәргә дә вакыт җитте, дип уйлый күрәсең.
XS
SM
MD
LG