Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи көчләре Мисурата каласын утка тота


Либиядәге Мисурата шәһәрендә кимендә 30 кеше һәлак булды, 60лап кеше яраланды. Әл-Арабия телевидение каналы, Каддафи көчләре калага һөҗүмнәрен дәвам итә, дип хәбәр итә.

Шимбә көнне хөкүмәт көчләренең Мисурата шәһәренә һөҗүмнәрне туктатачагы турындагы белдерүенә карамастан, хәрби чаралар дәвам итә. Һәлак булганнар арасында 10 яшьлек бер малай да бар, дип хәбәр ителә.

Триполида НАТО һөҗүмендә Каддафи утырмасындагы берничә бинага зыян килгән. Һөҗүмдә 45 кеше яраланган.

Җирле хакимиятләр моны Каддафига һөҗүм дип атады.

АКШ, Британия һәм Франция Каддафи Либия җитәкчесе урыныннан киткәнче аның көчләренә һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG