Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә зәңгәр роза гөле чыгарылган


Токио - Япониянең Suntory ширкәте зәңгәр роза гөлен үрчету юлларын уйлап тапкан. Табигатьтә андый төстә гөл юк. Зәңгәр роза гөле гадәти розаны миләүшә чәчәге белән кушкач барлыкка килгән. Нәтиҗәгә ирешүгә галимнәргә 14 ел вакыт кирәк булган. Зәңгәр роза гөлләре киләчәктә Япония, Австралия һәм АКШта сатыла башлыячак. Әлегә яңа гөлгә исем бирелмәгән, аның күпме торачагы да хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG