Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов дроннар һөҗүме уңаеннан уяу булырга һәм халыкка саклану урыннары турында сөйләргә чакырды


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Ул республикада һава һөҗүмнәреннән саклану системы җәелдерелгән ди.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 17 апрельдә булган пилотсыз очкыч һөҗүме уңаеннан бүген хөкүмәт киңәшмәсендә белдерү белән чыкты. Ул уяу булырга чакырды һәм халыкка һава һөҗүменнән саклану урыннары турында сөйләргә кушты.

Миңнеханов сүзләренчә, "Украина кораллы көчләре республика объектларына һөҗүм итү омтылышларын калдырмый". Ул Татарстанда "һава һөҗүмнәреннән саклану системы җәелдерелгән", диде. Моның өчен Русия саклану министрлыгы һәм ил хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде.

Миңнеханов Татарстанда һөҗүмнәр кабатланган очракта, халыкка "һава һөҗүменнән саклану урыннары турында" алдан хәбәр итәргә кушты. Моны ул район башлыкларына һәм оешма җитәкчеләренә йөкләде.

Татарстан президенты вазгыять контрольдә тотыла диде һәм бу хәлләрне кискенләштермәскә чакырды.

"Бездә ышанычлы саклану системы бар. Игътибарлы булырга кирәк. Пилотсыз очкыч очканда, аны күп кеше хәбәр итте. Аның ничек очуы күренә. Кешеләрнең бу очракларга шулай каравы бик мөһим. Уяурак булырга кирәк. Бу — безнең республика, безнең җир, безнең ил. Аны кем якларга тиеш? Без якларга тиеш. Беркемгә дә монда нидер эшләргә рөхсәт итәргә ярамый. Безгә барлык хәлләргә әзер булырга кирәк", диде ул.

  • Быел апрель аенда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Татарстанга беренче тапкыр дроннар һөҗүме булды. Аның беренчесе 2 апрельдә булды. Бер дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төште, икенчесе — "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән иде. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланды.
  • Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия саклану системын көтмәскә, һәр оешмага үзләренә сакланырга кушты.
  • 17 апрельдә Татарстанга кабат пилотсыз очкыч һөҗүме булды. Аны Русия саклану министрлыгы бәреп төшерүе турында белдерде. Бу көнне Казанда һәм Түбән Камада очышлар тоткарланды.
  • 19 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада дроннар белән ясалучы яңа һөҗүмнәргә әзер торырга кирәк дип белдерде.
  • 11 апрельгә каршы төндә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән иде. Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов бу дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булуы ихтимал, дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG