Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Европа да исламнан курка


Польшадагы уңчы төркемнәр Варшаyдагы яңа мәчет төзелешенә каршы чыга. Урамнарда эленгән шигарьләр Швейцериядәгеләрне искә төшерә. Исламнан курку Польшагa да килеп җитте.

Варшауда бик аз сандагы мөселман җәмәгатьчелекнең иркен гыйбадәт итү өчен яңа мәчет һәм ислам үзәге салу омтылышы Польшада борчу тудыра. Күпчелеге католиклар яшәгән илдә бер төркем халык илдә мәчет салуына каршы тора.

2004 елда барлыкка килгән мөселман лигасы оешмасы тарафыннан төзелгән мәчет, Польшада хакимият рөхсәте белән төзелгән 5нче мәчет булачак.

Варшау шәһәрендә әле төзелеш эше тәмамланмаган мәчет бинасы алдында күптән түгел 150 кеше җыелып протест чарасы уздырды.

Протестчылар фикере

"Мондый җирләр бик еш радикальләшү үзәгенә әйләнә", дип борчылуын белдерде каршылык чарасында катнашучы берәү.

Аның кулындагы шигарь Швейцериядә манара төзелешенә каршы булган референдум вакытындагы афишаларга охшаш. Рәсемдә мәчет манаралары ракетага охшатылган.

Икенче якта, "Европа кылган ялгышны кабатламыйк", дип кычкыручылар булды. "Сукыр толерантлык уртак фикерне юк итә" диюче тагын бер кеше, мөселман илләрен "хатын-кыз хокукын сакларга һәм дин иреклеге бирергә" чакырды.

"Европада нәрсә булып ятуын карагыз, мин киләчәктә кызыма көчләп пәрәнҗә киертүгә каршы торам", дип көнбатыш европадагы пәрәнҗә бәхәсен үрнәк итеп китерде ул.

Башка бер хатын-кыз исә, соңгы елларда бигрәк тә көнчыгыш Европада еш яңгыраган басма сүзне кабатлады:

"Мин чиркәү һәм мәчетләр янәшә торган җирдә яшим, бер-берсенә сүз әйтүче юк. Ләкин әгәр мин Согуд Гарәбстанына барсам, минем тәре тагып йөрүемә, чиркәүгә барып гыйбадәт кылуыма рөхсәт ителмәячәк", ди.

Көнбатыш артыннан куу?

Мондый зарланулар көнбатыш Европада ешрак очрый иде. Гомумән алганда, Европада 15-18 миллион мөселман яши дип исәпләнә. Кайбер илләрдә ислам дине икенче дин рәтендә тора. Ягъни Европадагы барлык мөселманнар саны якынча Франция халкының 1/3 өлешенә тиң.

2009 елда Швейцериядә манара төзелеше мәсьәләсе референдумда каралуы Европада исламга карата карашны ачык чагылдырган иде. Моннан кала Франция һәм Германия кебек илләрдә парәнҗәне тыю турында бәхәсләр дәвам итә.

"Франция, Германия һәм Недерландтагы мөселманнар проблемасы, көнбатыш артыннан куып килгән, соңгы елларда имигрантларны үзенә күбрәк җәлеп иткән модернлашу процессын кичергән Польшага да килеп җитәчәк", ди Польша фәннәр академиясе профессоры Збигниев Миколейко.

Reuters хәбәр агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул: "Польшада Төньяк Кавказ илләреннән күчеп килгән ярлы мөселманнар саны арта. Әлеге протест чаралары киләчәктә булырга мөмкин киеренкелек һәм куркынычны күрсәтә. Әлегә мондый куркыныч юк, ләкин алга таба мондый проблемалар булуы ихтимал", диде

"Татарлар үзебезнеке, ә яңа иммигрантлар тар карашлы"

38 миллион халкы булган Польша халкының 90% католик. Польшада шулай ук 15-30 мең тирәсе, күпчелеге Чечнядан күчеп килгән мөселманнар яши.

Польшада Наци режимыннан алда христианнар белән яһүдләр бергә яшәгән. Польша коммунизмнан соң күпчелек католик слав халкы яшәгән халкы бер төрле "һомоген" ил, азчылык халыклар саны бик аз.

Илнең көнчыгышында яшәүче күпчелек мөселман татарлары исә тулысынча поляк халкына ярашкан, поляклар аларны үз итә. Xәтта күптән түгел британ шаһзадәсе Чарлз сишәмбедә Польшадагы татар авылына килеп, андагы мәчетендә булган иде. Кунак иткән як аны татар авылына Польшаның күпмилләтлелеген, диннәр татулыгын күрсәтү өчен чакыры.

Ләкин соңгы елларда килгән Кавказ иммигрантларына карата караш башкачарак.

"90нчы елларда Русия белән беренче сугыш башлаганда Кавказдан күп кенә ярлы мөселманнар килә башлады. Чеченнәр үз җәмәгатьчеле эчендә яши башлады һәм алар үз эченә бикләнде, проблем да шуннан туды", ди Польша фәннәр академиясе профессоры.

"Моңа өстәп хәзер урта сыйныф мөселман эшкуарлары килә башлады һәм бу өч катлам мөселман халкы бергә яшәми", ди ул.

"Кеше белмәгән әйбердән курка"

10 мең мөселман яшәгән Варшауда әлеге мәчет бинасы бары тик 200 кешене генә үзенә сыйдыра алачак. Мөселманнар дини үзәкнең кирәклегенә басым ясый, ул бары тик мөселманнар өчен генә түгел, ислам дине белән кызыксынган мөселман булмаган халык өчен дә кирәк, ди алар.

Варшава университетындагы ислам белгече Сковорн Налборчик, Польшада барлыкка килгән бу каршылык һәм реакцияне, "Кеше белмәгән әйбердән курка дип" аңлатты. Югыйсә, Норвегия, Австрия кебек илләрдә мөселманнарга карата караш уңай.
XS
SM
MD
LG