Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү басымны арттыра: инде төрек укытучыларын кумакчы


Татарстандагы татар-төрек лицейларында кабат тикшерүләр узган. Русиянең күп төбәкләрендә лицейларны инде ябып бетерделәр, Татарстанда исә алар әле сакланып килгән иде. Ләкин федераль үзәк моңа да чик куймакчы.

Татарстандагы татар-төрек лицеенда тикшерүләр даимигә әйләнде. Русия мәгариф министрлыгы вәкилләре, федераль прокуратура алардан хәзер китеп тә тормый дияргә була. Күәт структуралары тикшерүләрне бер-бер артлы уздыра. Федераль үзәк беренче чиратта бу лицейларда төрек укытучылары укытуга канәгатьсезлек белдерә. Әгәр 2000нче елны республикада 100гә якын төрек укытучысы белем бирсә, хәзер аларның саны 60 тирәсе генә калган. “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов:

Рәшит Әхмәтов - "Төрек мөгалимнәренә мөнәсәбәт аңлашылмый".
“Барлыгы Татарстанда 60ка якын төрек укытучысы эшли һәм Русия мәгариф министрлыгы рәсми белдермичә генә, төрек укытучыларын кайтарып җибәрегез һәм бернинди проблема булмыячак, ди. Ни өчен төрекләргә мондый караш, мин һич аңламыйм. Татарстанда барлыгы 7 лицей эшли һәм аларның һәркайсына Төркия ярдәм рәвешендә 1 миллион доллар акча бирә”,
ди.

Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Русиядә бөек державачылык авыруы хөкем сөрә һәм бөтен бәлә шуннан.

Ә тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

“Бу мәктәпләрне ябу өчен ниндидер материалларны эзләү эше бара. Русия мәгариф министрлыгы эшләгән нәтиҗәдән дә шул сизелә. Анда төрек укытучыларының дипломы Мәскәүдә рәсмиләштерелмәгән, диелгән. Тикшереп карагач шул ачыкланды - Мәскәү рөхсәт биргән. Димәк, бу гаепләүләр дөреслеккә туры килми. Бу хәлләрне төрлечә бәяләргә була, әмма бер әйбер ачык – Мәскәүдәге кайбер көчләргә бездәге бу мәктәпләр ошамый. Лицейда хокук саклаучыларның тикшерүләре вакытында Русиядә тыелган дип саналган Сәид Нурсиның 3 китабы табылган. Ләкин бу китапларның табылуы бик аңлашылмый, чөнки ул китаплар табылганда мәктәптә эшләүчеләр булмаган, хокук саклаучылар үзләре кергәннәр дә, үзләре тапканнар. Шуңа бу китаплар кертеп куелмады микән дигән фикерләр бар. Моның нигезләре юк түгел, чөнки бу мәктәп бармак эзләрен тикшерүне тәләп иткән, ә безнең прокуратура андый тикшерүне эшләп тормаган”, ди.

Дамир Исхаков, Мәскәү тырнак эченнән кер эзли һәм аларны ябарга да мөмкиннәр, ди. Чөнки Башкортстан һәм Чуашстанда шулай булды. Бу мәктәпләрне ябарга тырышуның тагын бер сәбәбен Дамир Исхаков:

Дамир Исхаков - "Русия башлыклары Төркиядән курка".
Мәскәү көндәшлектән курка. Бу мәктәпләр бик күп бәйгеләрдә катнашты һәм җиңүләр яулады. Ягъни, бу мәктәпләрдә укытуның сыйфаты яхшы, шулай ук тәртип тә яхшы. Мәскәүдә кемгәдер шундый яхшы уку йортлары булу ошамый”, дип аңлатты.

"Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов федераль үзәкнең башка милләтләрне шулай кысуы һич аңлашылмавын әйтә. Ул милли төбәк компонентының бетерелүен татар телен кысу, дип бәяли.

“Моны империячел, надан сәясәт дип кенә атап була. Хәзер төрек укытучыларын гына түгел, төрек ширкәтьләрен дә кысу да бара. Әгәр элек Татарстанда 400 ширкәть булса, хәзер 40ка гына калды”, - ди “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

“Француз, инглиз телендә укыталар, гәрәп, кытай укытучылары да килеп эшли. Ни өчен менә төрек укытучыларына килеп укытырга ярамаганы билгесез. Минемчә, бу Русиянең элеккедән килгән - Төркиядән дошман ясау сәясәте белән бәйле, ди. Бик аңлашылып бетми, чөнки Русия Төркия белән сәүдә эшләре алып бара, дипломатик мөнәсәбәтләре яхшы. Икътисади яктан элемтәләр ныгый бара, ә шул ук вакытта мәдәни яктан элемтәләрне булдырмаска тырышу бар”, ди.

Хәзер инде мәктәпләр дә татар-төрек дип түгел, ә лицей-интернат дип йөртелә. Шулай ук Мәскәү тикшерүчеләре килгәндә, мөселман кызларының яулыкларын да салдырып торырга мәҗбүр булганнар.
XS
SM
MD
LG