Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов татарларны аптырашта калдыра


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Башкортстан президентының “Коммерсант” басмасына биргән әңгәмәсе республика җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә. Аның кайбер фикерләренә ризасызлык та белдерелә.

“Коммерсант” басмасы журналисты Павел Шеремет яңарак Уфада эш сәфәрендә булып киткән иде. Шул чакта ул президент Рөстәм Хәмитов белән очрашкан һәм әңгәмә корган. Әңгәмә үзе шактый кызыклы һәм мәгълүматларга бай. Аеруча коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре, Мортаза Рәхимов чорында эшләгән түрәләрнең хилаф гамәлләре, демократик җитәкчелек алымнарын кертү кебек темаларга җаваплар игътибарны җәлеп итә.

Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, әлеге вакытта байтак кына түрәләрнең хилафлыклары тикшерелә һәм аларга тиешле хокукый бәя биреләчәк. Хәмитов әфәнде әйтүенчә, “кызыклы мәхкәмә процесслары” һәм “утыртып куюлар” да булыр. “Мине, бирегә килгәч, аеруча авыл хуҗалыгындагы һәм төзелеш өлкәсендәге арттырып язулар, алдакчы саннар шаккатырды”, ди Рөстәм Хәмитов.

Хәмитов: Башкортстан – башкорт иле ул

Әңгәмәдә республикадагы милләтләр һәм җитәкчелектә милләт санына бәрабәр вәкилләр мәсьәләсе дә кузгатылган. Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, әлбәттә, башкарма оешмалардагы түрәләрне республикадагы халык нисбәтенә карап билгеләү хәерле. Шулай да аның сүзләренчә, Башкортстан сүзе – “башкорт иле” дигәнне аңлата, димәк башкорт халкы вәкилләре өстенлек тотарга тиешле.

Рөстәм Хәмитов милләт мәсьәләләренә кагылышлы тагын бер сорауга җавап биргәндә, Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында “татар телле башкортлар яши” дигән белдерү ясый. Үзенең дә башкорт булуын тагын бер кат әйтә президент. “Без әтием белән нәсел агачыбызны әле 80 елларда ук төзегән идек. Безнең бабайлар башкортлардан булган. Минем әтием башкорт, әнием – мишәр”, дип кистереп әйтә Рөстәм Хәмитов.

Татарлар ризасызлык белдерә

Президентның үзенең башкорт булуына беркем дә каршы килмәс, анысы аның шәхси эше. Ә менә аның Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк төбәкләрендә “татарча сөйләшүче башкортлар яши”, дигән белдерүе республика татар җәмәгатьчелеген бераз аптырашта калдырды.

“Техник белемгә ия кешенең, үзенә кыю төстә, тел белгече ролен дә алуы сәер хәл”, ди Башкортстан татар милли-мәдәни үзәге рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин.

Башкортстанның көнбатышында яшәүче халыкның нинди милләттән булуы турында бәхәсләр, аеруча халык исәбен алу алдыннан кызып китә. Бу юлы да, Уфадагы танылган этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков фикеренчә, яңа президентның республиканың көнбатыш районнарында “татар телле башкортлар яши” дип әйтүе җанисәп алдыннан кайбер гамәлләргә ризалык-фатыйха биргәне кебек аңлашыла. “Бу соңгы вакытта бераз сүрелә башлаган учак күмерләрен яңадан дөрләтеп җибәрүгә тиң”, ди ул.

Татар вәкилләре президент белән очрашырмы?

Рәиф Әмиров президентны яклап чыкты
Тел галиме, филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров исә президентны гаепләргә ашыкмаска өнди:

“Рөстәм Хәмитов тел белгече түгел, аңа нәрсә әйткәннәр, ул шуны гына сөйли. Күп кеше бу мәсьәләдә надан. Башкорт атамасы астында “сословие башкортлары” дигән төшенчә белән буталыш хәтта фәнгә дә ялгыш кертелде. “Төньяк-көнбатыш башкортлары” төшенчәсе уйдырма ул. Моны мәрхүм профессорыбыз Радик Сибәгатов та ныклы исбатлап киткән иде заманында”.

Профессор Рәиф Әмиров әйтүенчә, татар милли оешмалары вәкилләре һәм татар галимнәре Рөстәм Хәмитов белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә тиеш. “Шул чакта күп аңлашылмаучанлык үзеннән-үзе юкка чыгар һәм без киләчәктә, бер-беребезне кимсетмичә, тыныч шартларда аралашып, кискен мәсьәләләрне дә аңлашып хәл итәр идек”, ди Рәиф Әмиров.
XS
SM
MD
LG