Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Вацлав Һавел: Русия белән катырак булырга кирәк



Вацлав Һавел белән әңгәмәдән өзек

Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавел радиобызга биргән эксклюзив әңгәмәдә дөньядагы вакыйгаларга фикерләре белән уртаклашты.

Язучы һәм диссидент, Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавел күптән түгел американ президенты Барак Обама исеменә ачык хат имзалаган иде. Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның бер төркем күренекле шәхесе бу хатта Обаманы Русия белән мөнәсәбәтләрен яхшырткан мәлдә Европадагы беректәшләрен онытмаска чакыра.

Беректәшләр

АКШ вице-президенты Джо Байден беректәш илләрне тынычландыру максаты белән бу көннәрдә Үзәк Европада сәфәрдә йөри. Польша һәм Романиядә булганнан соң ул Чехиягә килә. Байден сәфәреннән нәрсә көтәсез дигән сорауга Һавел болай җавап бирде:

“Американың бу төбәктәге мәнфәгатьләре турында ачыкча өздереп әйтүен көтәм. Кемнәрдер безне Американың күз уңыннан этеп чыгармасын өчен. Ихтимал, ул Вашингтондагы яңа идарәнең карашларын җиткерер.”

Обама элекке президент Джордж Буш алга сөргән ракета калканы планын үзгәртергә карар иткәннән соң, Польша һәм Чехия рәсмиләре пошаманга калган иде. Калканның бер өлеше Польшада, икенчесе, радар өлеше, Чехиядә урнаштырыласы иде.

Чех халкының күпчелеге радарга каршы чыкты. Рәсмиләр, киресенә, аны яклады. Вашингтон белән хезмәттәшлек итүне алар Мәскәүнең ихтимал басымына каршы тору чарасы итеп күрә.

Русия

Чехиядә радар урнаштыруны Һавел да хуплады. Аның фикеренчә, соңгы вакытта Русиядән, чынлап та, борчулы сигналлар килә. Көнбатыш илләрен ул Русия белән эш иткәндә катырак булырга чакыра:

“Русиядән чынлап та борчулы сигналлар килә. Мин һәрвакыт моңа басым ясыйм – Русия белән мөнәсәбәтләрне тигезлек нигезендә корырга кирәк. Аңа һәрвакыт мөмкинлеге чикләнгән партнер итеп карарга, хаталарына күз йомарга ярамый. Русиягә дә башка илләргә куыелган таләпләр куярга кирәк, Кытай, Чехия, йә Уругвайга кебек.”

Грузия һәм Украинаның НАТОга керү ихтималы турындагы сорауга килгәндә, Һавел, Украина белән сорау юк, Украина гына түгел, харитага карасаң, хәтта Беларус та, әлегә анда диктатор утыруга карамастан, Европа киңлегенә керә, диде.

Грузия

Грузиягә килгәндә, Һавел сүзләренчә, бу ил дә “аяк очы белән” Европада басып тора. Ләкин, Грузия белән мәсьәлә катлаулырак:

“Грузия дә НАТОга керсә гадел булыр иде сыман. Ләкин, икенче яктан, киләчәкне искә алганда, Грузиягә ут-күршеләре, Азәрбайҗан, Әрмәнстан белән ныклы мөнәсәбәт булдыру бәлки мөһимрәктер. Чөнки төбәктә низаглар булганда, анда күршеләр дә катнаша. Минемчә, Грузиянең төп мәнфәгатьләре шул төбәктә булырга тиеш. Ләкин бу Европа йә Евро-атлантик институтлары Грузияне алмаска тиеш дигән сүз түгел.”

Европа һәм Евро-атлантик оешмаларының “киң мәгънәдә” институтлар булла алуына тукталып, Һавел Төркия мисалын да китерде. Европа Берлегенә керә алмаса да, Төркия инде дистә еллар буе НАТО әгъзасы булып тора.

XS
SM
MD
LG