Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:51

АКШ дипломатлары туплаган яшерен мәгълүматларның интернет аша дөньяга таралуы американ рәсмиләрен уңайсыз хәлдә калдырды.

АКШ дипломатларының 250 меңнән артык яшерен мәгълүматның WikiLeaks аша таралуы дөнья сәясәтендә шау-шу куптарды.

Яшерен документларның фаш ителүеннән соң дөнья җитәкчеләре белән АКШ рәсмиләре аның зыянын контроль астына алырга тырыша. Ә журналистлар белән белгечләр исә бу документлардан үзләре өчен иң кызыклы өлешне тартып алып, АКШ тышкы сәясәте турында яңа ачышлар табарга тырыша.

Бу журналистлар өчен гадәти бер мәгълүмат бураны гына булмады. Соңгы WikiLeaks шаукымының иң игътибарга лаек ягы - аның дөнья буйлап йогынты ясавы иде. WikiLeaksта урын алган хатлар дөньяның һәрбер илендә диярлек урнашкан американ дипломатлары тарафыннан язылган. Бу нисбәттән аның эчтәлеге Испаниядән алып Көньяк Кореягa, Аргентинадан Иранга кадәр төрле илләрдә зур кызыксыну белән бергә зур ачу да уятты.

Ләкин күпләрнең башында сорау билгесе тудырган бу шаукымның йогынтысы ахырда кабат АКШның үзенә кайтырга да мөмкин.

WikiLeaksның АКШ сәясәтенә йогынтысы

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон дипломатиядә яшерен сөйләшүләренең әһәмиятенә басым ясады.

Thomas Pickering
Аның сүзләренә кайтаваз заманында Үрдүн, Русия һәм БМОда АКШ илчесе булып эшләгән Thomas Pickeringтән килде. Азатлык радиосына әңгәмә биргән Pickering яшерен мәгълүматларның фаш ителүе АКШның дөнья алдындагы ышынчына да зыян итәргә мөмкин дигән карашта.

Мәгълүмат бүлешү

Мондый карашлар әлбәттә хөкүмәтләр үзенә кагылышлы яшерен мәгълүматларны яхшы сакларга тиеш дигән фикер белән бәйле. Югыйсә, АКШ дипломатлары һәм аларның әйткәннәре тарала башлый икән, чит ил кешеләре белән ябык сөйләшүләр алып бару кулай булмаячак. Чөнки кешеләр үз сүзләренең халыкка таралу куркынычы аркасында моннан соң АКШ рәсмиләре белән сөйләшергә уңайсызланачак.

11 сентябрь вакыйгаларыннан соң иминлек сәбәпле мәгълүматларның хөкүмәтнең төрле идарә органнары арасында бүлешүе - яшерен мәгълүматларның тышка чыгуына китерде дип исәпләнә. Бу уңайдан хакимият мәгълүмат бүлешүен 11 сентябрь вакыйгаларына кадәр эшләгән тәртипкә кире кайтарырга омтыла.

Дөньяда җәнҗалның йогынтысы артканда, бу эштә катнашкан кешеләргә каршы чаралар күрелә.

WikiLeaksка каршы җинаять эше ачыла


АКШ баш прокуроры Eric Holder 29 ноябрьдә ясаган чыгышында, ил иминлеген куркыныч астына кую сәбәпле WikiLeaks сайтына каршы җинаять эше ачылачагын белдергән иде. Сайт хуҗасы Julian Assange 1917 елда кабул ителгән - "дәүләт серләрен фаш итүне тыйган канун" нигезендә хөкем ителергә мөмкин.

Wikileaks сайты хуҗасы Julian Assange
Халыкара полиция - Интерпол хәзер АКШ яшерен документларын дөньяга тараткан Wikileaks сайтының хуҗасын кулга алу фәрманын таратты. Ягъни ул инде хәзер дөньяда эзләнелгән гаепле кешеләр исемлегендә беренчеләр рәтендә тора.

Julian Assange Wikileaks сайтын вакытлы һәм еш үзгәрә торган адреслардан идарә иткән булган. Wikileaks сайтының хуҗасы Assangеның кайсы илдә булуы исә әлегә билгесез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG