Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Айдер Муждабаев дөнья җәмәгатьчелеген кырымтатарларга теләктәшлеккә чакырды


Айдер Муждабаев
Айдер Муждабаев

Мәскәүдә яшәүче танылган кырымтатар журналисты, "Московский Комсомолец" газеты редакторының урынбасары Айдер Муждабаев дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте.

"Кырым хакимиятләренең кырымтатарларга мөнәсәбәтеннән нацизм исе килә. "Югары расаның" "түбән расага" карата мөгамәлләсе бу. Гайре рәсми сөйләшүләрдә моны инде яшермиләр дә. Сез - илгә кирәк булмаган аз санлы милләт, сез булмасагыз тагын да яхшырак булыр иде, сез безгә буйсынырга һәм түзәргә тиеш", дип бәяли журналист соңгы вакыйгаларны.

Муждабаев кырымтатарларны Кырымда үзләрен Германиядә нацизм хакимияткә килгәндәге яһүдләргә тиңли. Ул чакта да хакимиятләр алар белән теләгәнен эшли иде ди ул. Муждабаев хәлләрнең тагын да катлауланачагын фаразлый.

"Кырымтатарларның мөрәҗәгать итәргә беркеме дә юк. Аларның ризасызлыгына реакция белдерүче юк. Алай гына да түгел, кырымтатарларның газаплары кемгәдер рәхәтлек бирә дигән хис кала", дип дәвам итә журналист. Аңа соңгы арада ярдәм һәм киңәш сорап шалтыратучылар бик күп булган. "Чыдый алмыйбыз", "кешегә санамыйлар безне", "мондый мыскыл итүгә түзеп яшәгәнче үлем хәерлерәк" дип белдергәннәр.

"Ник кадәр коточкыч булып яңгыраса да, 1944 елда Сталин золымына дучар булып Кырымнан сөрелгән әби-бабаларым һәм олы яшьтәге туганнарым бу көнне күрмәгәннәренә сөенәм", ди ул.

Дөнья җәмәгатьчелеге, дәүләт һәм иҗтимагый җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп Муждабаев Кырымда "кырымтатарларны куркыту һәм эзәрлекләү өчен оештырылган рухи геноцид бара" ди һәм бу мөрәҗәгатен мөмкин булган кадәр күбрәк телгә тәрҗемә итеп кырымтатарларга теләктәшлек йөзеннән таратырга чакыра.

XS
SM
MD
LG