Accessibility links

2013 елда Универсиада Казанда узачак


Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә татарча итеп тә рәхмәт диде
Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә татарча итеп тә рәхмәт диде

Бу карар шимбә көнне Брюссель шәһәрендә игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов FISU комиссиясенә татар телендә "рәхмәт" диде.

Казан 2013 елгы универсиада оештыру ярышында җиңеп чыкты. Шимбә көнне Брюссель шәһәрендә 2013 елда бөтендөнья студент уеннарының шулай иттереп Татарстанда булачагы игълан ителде. XXVII Җәйге Универсиаданы үзендә үткәрү өчен өч шәһәр көрәшкән иде: Виго (Испания), Гван Җу (Көньяк Корея) һәм Казан (Татарстан).

"Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе җиңүче шәһәрне игълан итү тантанасын туры эфирда күрсәтте. Шулай итеп, "Татарстан - Яңа Гасыр" каналы аша тарихи вакыйга хәбәр ителде.

"Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе тамашачыны көттереп универсиада оештыру хокукын яулау турында урысча сөйләде, шул телдәге язмадагы сюжетлар күрсәтте. Сәйран ителгән шоу-тамашалар урысча белән бергә инглиз телендә дә иде.

Бары тик "җиңеп чыкканнан соң гына" татарныкы саналучы каналны караучы тамашачы татарча сүз ишетте. Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә бар комиссия, халык, телетамашачы каршында татарча, урысча, инглизчә дусларны сәламләде. Аннары исә татарча итеп тә "рәхмәт" диде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына да рәхмәт әйтте. Ул шулай ук универсиада оештыру ярышында җиңү өчен казанлы студентлар тырышты, дип сөйләде. Аннары кабат Мәскәүдән килгән кыйммәтле йолдызлар кычкыруы һәм фонограммалары белән Русиянең бөек киләчәге турындагы сүзләр белән ТНВ каналында шоулар дәвам итте.

Универсиаданы Казанда уздыру өчен хөкүмәт шактый тырышты. Моның өчен иҗтимагый һәм дипломатик каналлар да, сәфәрләр кулланылды. Аларга җирле муллалар да әфәрин дип торды: мәчеттә дога да кылулар да оештырылды.

Билгеле булганча, Кытайдагы Харбинда 2009 елда халыкара кышкы универсиада үтәчәк. 2011 елгы җәйге универсиада исә шунда ук Шэньчжэнь шәһәрендә булачак. Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми төркем Кытайга барып аларның тәҗрибәсен дә өйрәнеп кайтты. Шулай ук шушы юллардан ул Африкага да, хәтта Иранга яки Угандага да барып чыккан иде.

Шул ук вакытта милли зыялылар Универсиаданы оештыру эшендә татар теле һәм мәдәнияте тиешенчә күрсәтелмәде, дип тә борчыла. Универсиада ясаганда “миргә ярыйм” дип илгә, телгә зыян килмәсме дип куркучылар да бар.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Казанда универсиада үткәрү татар теле дәрәҗәсен тагы да киметмәсме? Мәдәният, милли спорт традицияләре күләгәдә калмасмы? Универсиада мәдәни яктан көчсезләндерелгән җирле халыкларга файдагамы, зыянгамы?
XS
SM
MD
LG