Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан сәнгать әһелләре иҗат иреге таләп итә


Рамил Гайзуллин
Рамил Гайзуллин

Башкортстан дәүләт филармониясе иҗат көчләре белән андагы җитәкчеләр арасында киеренкелек дәвам итә. Сәнгатькәрләр гаделлек юллап мәгълүмат тарата.

Инде хәбәр ителгәнчә, 30 ноябрь көнне Башкорт дәүләт филармониясенең бер төркем танылган артистлары җыелыш үткәреп, республика президенты Рөстәм Хәмитов һәм мәдәният министры Әскар Абдразаков исеменә ачык хат кабул иткән иде.

Ул җыелышта чыгыш ясаучылар филармониягә җитәкче итеп Данир Гайнуллин билгеләнгәннән бирле, ничә еллар инде иҗади рух бетүе, әшнәлек хөкем сөрүе, артистларга карата тупас мөгамәлә, хезмәт хакларының кечкенә булуы һәм башка кимчелекләр турында ачынып сөйләде.

Җыелыш азагында сәнгать әһелләре Башкортстан президентына һәм республика мәдәният министры исеменә ачык хат кабул итте һәм аны имзалады. Ул хатка күренекле җырчы, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы Флүрә Килдиярова, Башкортстан халык уен кораллары оркестры җитәкчесе, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Рамил Гайзуллин, талантлы җырчы, халык артисты Вахит Хызыров һәм башкалар, җәмгысе егермедән артык сәнгать әһеле кул куйды. Ул хатның тиешле кешеләренә барып җитү-җитмәве әлегә мәгълүм түгел. Җитәкчеләрнең җавабы да юк әлегә.

Шул ук вакытта гаделлек юллаучы артистлар һәм музыкантлар төрле матбугат чараларына филармониядәге кимчелекләр турында әңгәмәләр бирүен дәвам итә, яңа каршылык чаралары әзерләүләрен әйтә.

Башкортстан халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Рамил Гайзуллин сүзләренчә, филармониядәге хәлләрне биредәге җитәкчелекне тулысынча алмаштырып кына уңайга үзгәртеп була.

“Филармониядә иҗади рух тәмам бетте, түрәләргә яраган, аларга тәлинкә тоткан артистлар гына нидидер мөмкинлекләргә ия. Филармониядә шовинизм, милләтчелек күренешләре чәчәк ата. Монда җырчыларга нинди милләттән булуларына карамастан, фәкать башкорт телендә генә җырларга кушыла. Имеш, бу Башкорт филармониясе һәм шуңа күрә, мисал өчен, татарлар да башкортча гына җырларга тиеш. Хәтта атаклы татар җырчысы Идрис Газиев та филармониядән китәргә мәҗбүр булды”, ди Рамил әфәнде.

Тагын бер мисал итеп, Рамил Гайзуллин үз оркестрын Казанга Сәйдәш фестиваленә җибәрмәүләрен китерде.

“Татарстан ягы безгә бу иҗат сәфәре барышында түләүсез кунакханә, бушка ашату, юлга автобус һәм бензин бирергә булган иде. Әмма җитәкчебез Данир Гайнуллин безне Казанга җибәрүгә кискен каршы чыкты. Иң рәнҗеткәне шул – Казанда фестиваль башланырга дүрт сәгать вакыт калгач, ул Казанга барырга рөхсәт бирде. Ләкин шул арада дистәләгән артистны җыеп бетерү һәм Казанга барып җитү мөмкин хәл түгел. Ул бит моны яхшы аңлый. Ләкин шул рәвешле мыскыл итә”, ди Рамил Гайзуллин.

Рамил әфәнде филармониядәге җитешсезлекләр турында мөрәҗәгатьләргә һәм матбугатта бирелгән мәгълүматларга республиканың югары җитәкчелеге игътибар итәр һәм тиешле нәтиҗәләр ясалыр, дип өметләнүләрен әйтә.
XS
SM
MD
LG