Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше гомере – миллион ярым суммы?


Эдуард Солдатов аңлатма бирүдән баш тартты
Эдуард Солдатов аңлатма бирүдән баш тартты

26 октябрьдә Казанның Яңа Савин мәхкәмәсе исерек килеш кешене бәрдертеп үтергән Эдуард Солдатовка карата ачылган җинаять эшен япты. Солдатов, мәрхүмнең туганнарына миллион ярым сум акча түләп, хөкемнән котылды.


Узган елның 6 августында федераль хөкемдар Эдуард Солдатов Казанның Ямашев проспектында исерек килеш зур тизлектә барып, 23 яшьлек Марат Гайнетдиновны таптый. Егет шунда ук җан бирә.

Машина йөртү таныклыгы да кесәдә калды

Җинаять эше ачылды. Мәрхүмнең туганнары, дуслары, Казаның хокук яклаучылары узган елны Татарстан Югары мәхкәмәсе бинасы янында пикет уздырып, Солдатовны хөкемгә тартуны таләп иткән иде.

Хокук яклаучылар тырышлыгы белән бу вакыйгага карата җәмгыятьтә шау-шу куптарылып, көчле кайтаваз тудырылды. Солдатовны хөкемдар дәрәҗәсеннән мәхрүм иттеләр, ул үз иреге белән эшеннән китте, дип хәбәр ителде.

Солдатовның мөлкәтенә арест салынды һәм шуның белән вәссәләм. Артабан бер ни дә булмады, хәтта исерек килеш руль артына утырып, кеше үтергән Солдатовның вакытлыча булса да машина йөртү таныклыгын да тартып алмадылар. Ул машинасында җилдерүен дәвам итте.

Солдатовның мәхкәмә хөкеменнән котылу сәбәбе шул: мәрхүмнең әти-әнисе җинаять эшен туктатуны сораган. Соңгы мәхкәмә утырышында алар, улларын югалту сәбәпле килгән рухи һәм матди зыян капланды, дип белдерде. Мәхкәмәдә мәрхүмнең әти-әнисе Эдуард Солдатовның гаепләүне кире алу өчен үзләренә миллион ярым сум акча түләвен хәбәр итте.

1 миллион 500 сум + уңай характеристика = хөкемнән котылу

Эдуард Солдатов Русия федерациясенең Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 4нче бүлеге нигезендә хөкемгә тартылырга тиеш иде, аңа 7 ел төрмә яный иде. Ләкин “ике якның да килешүе һәм гаепкә тартылучының уңай характеристикасы” Солдатовны төрмә газабыннан коткарды.

Бу җинаять эшен туктату карарын чыгарган Казанның Яңа Савин мәхкәмәсе хөкемдары Шамил Сөнгатуллин ике якның да аргументларын кабул итүен әйтте.

Ул, “Солдатов моңа кадәр хөкемгә бер дә тартылмаган, характеристикасы да яхшы, җинаяте дә уртача авырлыкта”, дип аңлатты. Сөнгатуллин шулай ук, аның мөлкәтенә салынган арест гамәлдән чыга, дип игълан итте. Солдатовка аның катеры да, кешене бәргән машинасы (Kia Sorrento) да кайтарылды.

Эдуард Солдатовның адвокаты Вәсилә Максудова да “ул гаебен таныды, мәрхүмнең туганнарыннан гафу үтенде”, дип белдерде, Гайнетдиновларның диндар булуларын, мәчет имамының аларга Солдатовны гафу итәргә киңәш иткәнен сөйләде.

Адвокат ата-ананың ходатайствоны үз ирекләре белән язганнарына басым ясады һәм гаепкә тартылган Солдатовны “эт типкәсендә калдырдылар һәм гафу итмәслек җинаятьчегә әверелдерделәр”, дип белдерде.

"Эш акчада түгел"

Солдатов мәхкәмәдән соң беркем белән дә сөйләшергә теләмәде, журналистлар сорауларына җавап бирүдән баш тартты. Дәүләт гаепләүчесе мәхкәмә карары һәм ата-ананың җинаять эшен ябарга үтенүләре белән килешмәвен әйтсә дә, Солдатовның тагын гаепкә тартылуы икеле.

Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов:: “Бу ата-ананың карары, Солдатов гаебен таныды, акча түләде, дип аңлаталар. Иң аянычлысы – Солдатов җинаяте өчен бер ничек тә җавапка тартылмады”, диде. Әлеге эшкә карата көчле кайтаваз тудырган хокук яклаучыларны эшнең шул рәвешле тәмамлануы аптырашта калдырган.

Мәхкәмәдән соң мәрхүмнең әтисе Ирек әфәнде: “Улыбыз юк, Солдатов безгә 10 миллион яисә 20 миллион түләсә дә, мөһим түгел: эш акчада түгел бит”, дип аңлатты.

"Мәхкәмә фарс, кешеләрнең битләренә төкерделәр"

Әлеге хәл җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырды. “Бизнес-онлайн” газетының форумында моны башбаштаклык дип бәяләделәр. Укучылар әлеге эшнең берничә җинаятьтән торуын (исерек килеш машинага утыру, тизлек нормаларын бозу, кеше бәрдертү), ходатайствоның басым астында язылуын ассызыклап үткән. Күбесен гаепләнүченең бернинди җәза алмавы гаҗәпләндергән.

“Кемгәдер кеше үтергәне өчен берни булмый, ә телефон урлаучыны 3 елга төрмәгә ябалар. Кайда гаделлек?”, “Кеше үтергән өчен тарифлар игълан итәсе генә калды”, “Мәхкәмә – фарс, болар барысы да безнең биткә төкерде. Минем өч балам бар һәм мин барлык исерек һәм кеше үтереп миллион ярым сум акча түләгән хөкемдарлардан куркып яшәргә тиешме?”, диелгән газет форумында.

Әйтергә кирәк, зур түрәләрнең кешеләрне машина белән бәрдертү очраклары булып тора. Моңа кадәр мондый җинаятьләр Иркутски, Мәскәүдә булды, ләкин анда җинаять эшләре дәвам итә. Ә Казанда исә, исерек килеш кеше бәрдергән хөкемдар иреккә чыгарыла.
XS
SM
MD
LG