Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Татарстан-Русия җиле исте


Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган
Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган

Сүриягә бәйле каршылыклар Төркия белән Русия арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенә комачауламый.

Русия башлыгы Владимир Путинның Төркиягә киләчәге һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган белән күрешәчәге турында төрек матбугаты 4-5 көн алдан яза башлады. Төрекләр бу сәфәрне кызыксынып, ниндидер гадәттән тыш вакыйга булыр дип көттеләр. Матбугатта журналистларның төрлечә фаразлары, юраулары урын алды. Әлбәттә, фикерләр күбрәк Сурия һәм НАТО тирәсендә чуалды. Берәүләр Төркия премьер-министры Русия дәүләт башлыгын Әсад режимына каршы булырга күндерәчәк дисә, икенчеләре, киресенчә, Путин Эрдоганны Сүрия мәсьәләсеннән баш тартырга чакырачак диде. Өченчеләре исә НАТОның Төркиягә урнаштырырга планлаштырган “Патриот” ракеталары аркасында Төркия белән Русиянең мөнәсәбәтләре кискенләшәчәк дип фаразлады. Ләкин ике ил җитәкчеләренең очрашуларында боларның берсе дә акланмады дияргә була. Алар күбрәк Русия белән Төркия арасындагы икътисади-сәүдә хезмәттәшлеген арттыру өстендә тордылар.

Билгеле булганча, 3 декабрь көнне Истанбул шәһәрендә Төркия-Русия югары дәрәҗәле хезмәттәшлек шурасының 3нче утырышы булып узды. Анда Русия президентының делегация составында тышкы эшләр министры Сергей Лавров, икътисади үсеш министры Андрей Белоусов, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, мәдәният министры Владимир Мединский, энергетика министры Александр Новак, авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, президентның тышкы сәясәт киңәшчесе Юрий Ушаков һәм башка рәсми затлар белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та урын алган иде.

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә чыгыш ясый
Рөстәм Миңнеханов Төркиядә чыгыш ясый
Татарстан президенты Төркиядәге эш көнен иртә башлады. Ул тарихи Чыраган сараенда оештырылган иртәнге ашта Төркия пулатлар һәм биржалар берлеге һәм Тышкы икътисади мөнәсәбәтләр корылышы (DEIK) җитәкчеләре вә әгъзалары белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов төрек эшмәкәрләре алдында чыгыш ясады. Ул: “Татарстан сезнең дә мәмләкәтегез. Татарлар – сезнең туганнарыгыз”, дип, ике арадагы мөнәсәбәтләрне даими җылы тотарга чакырды.

Төркия төзелешчеләренең Татарстанда төзелеш эшләренә яңа караш тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйнаганлыгын белдереп, яңа проектларның да төрекләр белән тормышка ашырылачагын искәртте Миңнеханов. Автотөзелеш тармакларында уңай эш берлеген башлатуларын, инде килеп текстиль өлкәсендә дә хезмәттәшлеккә нигез салынуын белдерде. “2008 елда Татарстан белән Төркия арасындагы сәүдә әйләнеше өч миллиард долларга күтәрелде. Соңгы елларда, дөньякүләм кризис сәбәпле, ул бераз аска тәгәрәсә дә, киләчәктә без аны биш миллиард долларга чыгарырга исәплибез", диде. Якын киләчәктә төрек партнерлары белән Татарстанда ике җитештерү ширкәтен эшләтеп җибәрәчәкләрен белдерде. Октябрь аенда Бурса шәһәрендә узган автотөзелеш хезмәттәшлек форумының чираттагысы киләсе елда Татарстанның Чаллы каласында үтәчәк, дип хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов бу ел эчендә Төркиягә дүртенче тапкыр килә. Шуңадырмы, төрек эшкуарлары белән очрашканда да, Истанбул мэры Кадир Топбаш һәм Төркия икътисад министры Зафәр Чаглаян белән күрешкәндә дә әллә ни яңалык булмады кебек, узган килүләрендә телгә алынган фикерләр, шул вакытта китергән саннар, шул ук теләк һәм максатлар яңгырады. Рөстәм Миңнехановның Истанбулдагы бу очрашуларын Татарстан һәм андагы мөмкинлекләр турында искәртеп тору кебек бәяләргә була. Әлбәттә, җөмһүриятебез өчен моның уңай яклары күбрәк. Беренчедән, төрек эшкуарларына кат-кат Татарстан исемен ишеттерү кызыксынуны арттырачак, икенчедән төрек матбугаты һәм мәгълүмат чараларында Татарстан турында мәгълүматларның күбрәк күренүенә сәбәп. Димәк, газет укучы, телевизор караучы Төркия халкы бу дөньяда Татарстан дигән җөмһүрият барлыгын белеп торачак. Бу – хәзерге заман өчен яхшы реклама. Төрек эшкуарларын һәм инвестициясен үзенә җәлеп итеп, Татарстан Русия казнасын баетуга шактый өлеш кертәчәк. Әлеге өлештән Татарстан халкы күпме һәм ничек файдалана алыр - анысы инде башка тема.

Сүз башым Шүрәле иде, дигәндәй, Владимир Путинның Төркия премьер-министры белән очрашуына әйләнеп кайтыйк. Ике ил җитәкчеләре ябык ишекләр артында ике сәгать ярым сөйләште. Җирле вакыт белән көндезге сәгать бердә буласы очрашу 15-20 минут соңлап башланды. Путин белән Эрдоган, күрешүләре тәмамлангач, югары дәрәҗәле Төркия-Русия хезмәттәшлек шурасы утырышына катнаштылар. Чараның эшчәнлеге йомгаклангач, Россия президенты һәм Төркия премьер-министры матбугат әһелләре белән очрашты. Ул якынча сәгать ярымга кичегеп башланды.

Биредә шунысын да өстәп әйтү кирәк: журналистларга “Россия в подробностях” исемле журнал таратылды. Ул төрек һәм урыс телләрендә басылган. Аны Төркиянең төп икътисади газеты – “ Dünya” әзерләгән. Беренче битендә “Арабызга Сүрия керергә тиеш түгел” башлыклы мәкалә урнашкан. Төркиянең фән, сәнәгать һәм технология министры Нихат Әргүн белән әңгәмә “Зәңгәр агым”, “Самсун-Җәйхан”, “Көньяк агым”, Аккую атом электр станциясе кебек энергетика тармакларындагы проектларның ике илне бер-береннән аерылмас дәрәҗәгә китерүе турында бара.

Икътисад министры Зафәр Чаглаян белән энергетика министры Танер Йылдызның мәкаләләре дә Төркия-Русия мөнәсәбәтләрен яктырта. Журналда шулай ук Русиянең Төркиядәге илчесе Владимир Ивановскийның фикерләре дә китерелгән. Русия туфракларында төрле тармакларда эш күрсәтүче һолдинг, фирма җитәкчеләре үзләренең тәҗрибәләре һәм уй-хисләре белән уртаклашканнар. Аеруча, басмада Русия Федерациясе турында тәфсилле мәгълүмат та очратырга мөмкин. Күренгәнчә, Төркия ягы бу очрашуга ифрат дәрәҗәдә җитди әзерләнгән.

Владимир Путин белән Рәҗәп Таййип Эрдоганның матбугат әһелләре каршында чыгышларыннан шул аңлашылды: Сүрия мәсьәләсендә ике ил дә кан коешның тукталуын яклый, ләкин бу илнең киләчәген нинди ысуллар белән төзү турында фикер тәңгәллеге юк, икесе дә үзгә планнар эчендә. Бу җәһәттән Төркия төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Бу юлы Русиянең элеккечә каты тормавы, йомшый төшкәнлеге аңлашыла. Мәскәү Сүриядә Әсадсыз формулалар турында бәхәсләшергә әзер булуын сиздерә. Тик Сүриядә бер режимнан икенчесенә күчеш чоры ничек булачак дигән сорау җавапсыз кала. Бәшар Әсадны хакимияттән китәргә кем һәм ничек ризалаштырачак? Әнкара, бу мәсьәләдә Русия зур роль уйный, ди.

Путинның эчен НАТО тарафыннан Төркиянең Малатия төбәгенә урнаштырылачак “Патриот” ракеталары пошыра. Ул бу мәсьәлә турында фикерен Чеховча белдерде: ”Әгәр пьеса башланганда диварда корал тора икән, димәк, ахырда ул атачак. Нигә безгә Сүрия чигендә артык атыш?” диде. Бу мәсьәләдә Эрдоганның җавабы башкачарак булды. Ул БМОда Русиянең Сүрия мәсьәләсе турында карарларны киртәләгәненә ишарәләп, Берләшкән милләтләр оешмасын Сүриядәге вакыйгаларга битарафлыкта гаепләде. “Сүриядә кан кою дәвам итә, мәчетләр шартлатыла, ләкин БМО кыл да кыймылдатмый, бу оешмадагы әгъза илләр Сүрия мәсьәләсен кайчан хәл итәргә алыныр?” дигән сорау белән каршылык белдерде. Шулай да төрек ягы “Патриот” ракетлары Русиягә дә, Сүриягә дә куркыныч тудырмаячак, киресенчә, Сүрия ягыннан килергә мөмкин һөҗүмгә каршы тору, химик коралдан саклану чарасы дип юатырга тырыша. Төркия әлеге корал белән бәйле һәр яңалыкны, тәрәккыятьне Русиягә белдереп торырга сүз бирде.

Әлбәттә, Владимир Путин белән Рәҗәп Таййип Эрдоган фәкать бу ике тема турында гына сөйләшү алып бармадылар. Аларның очрашулары нәтиҗәсендә Русия белән Төркия арасында 2012-2015 еллар өчен сәүдә-икътисади, туризм, инвестицион, төбәкара һәм мәдәни-һуманитар хезмәттәшлек, энергетика өлкәсендә уртак стратегик проектлар турында 11 маддәлек килешү имзаланды.

Моннан соң Әнкарада Русия мәдәнияте үзәге, Мәскәүдә Төркия мәдәнияте үзәге ачу эшләре башлатылачак. Хөкүмәтләр арасындагы килешү нигезендә шулай ук Төркиядә русиялеләр өчен махсус зират урыннары, Русиядә дә төркиялеләр өчен каберстан мәйданнары булдырылачак. Хәзер ике ил арасында 35 миллиард доллар чамасы булган сәүдә әйләнешен 2015 елга 100 миллиард долларга күтәрергә ният белдерелде.

Владимир Путинның Төркиядәге сәфәрен тыныч үтте дияргә була, әгәр өч-биш кешелек җирле черкес төркеменең пикетын исәпкә алмасак. Эрдоган белән Путинның очрашулары башланыр алдыннан әлеге затлар Русия тарихында черкес халкына карата геноцид һәм сөрген өчен Русия дәүләтенең алардан гафу үтенүен, компенсация түләвен таләп итте. Шулай ук чит илләрдә яшәүче черкесларга Русия ватандашлыгы бирелүен сорап, Русия дәүләтенең бүгенге сәясәтенә каршы төрле шигарьләр белән чыктылар. Ләкин аларны төрек полициясе тиз арада тоткарлап машина белән алып китте.

Төркиядә кулын сындырган Сергей Лавров Брюссельдә НАТО тышкы эшләр министрлары белән очраша
Төркиядә кулын сындырган Сергей Лавров Брюссельдә НАТО тышкы эшләр министрлары белән очраша
Ә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров кунакханә баскычларыннан егылып кулын сындырды. Аңа якындагы хастаханәдә гипс салдырып йөрергә туры килде.

Төрек матбугаты һәм мәгълүмат чаралары Русия президенты белән Төркия премьер-министры очрашуына һәрвакыттагыча зур игътибар бирде. Хәбәрләр тапшырулары Русия президентының Төркиягә сәфәре турындагы сюжетлар белән башланып китте. Вакыйга белән бәйле яңалыклар ярты сәгать саен турыдан-туры элемтә белән бирелеп барды. Кайбер телевидение каналлары Русия белгечләре белән әңгәмәләр оештырды.

Владимир Путин шул ук көнне кич белән Мәскәүгә кайтып китсә дә, җиле Төркиядә берничә көн исәр кебек. Чөнки Русия белән бәйле бәхәс тапшырулары дәвам итә.

Рушания Алтай
Истанбул

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра
XS
SM
MD
LG