Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөфти сайлау пычрак кампаниягә әйләнде


Татарстан диния нәзарәте бинасы
Татарстан диния нәзарәте бинасы

Татарстан диния нәзарәтенең 16 мартта булачак пленумына кадәр интернетта пычрак хатлар таралды.

16 марттагы пленумда мөфтилеккә намзәтләр расланыр дип көтелә. Чәршәмбе Казан вакыты белән кичке биштә Татарстан мөселманнары башлыгы урынына намзәтләр кабул итү төгәллләнде. Әлегә ничә намзәт, кемнәр икәнлеге белдерелмәде.

Мөфтилеккә намзәтләр тәкъдим итү барганда интернет аша Татарстандагы төрле оешмаларга гына түгел, мәгълүмат чараларына, чит илләргә төрле эчтәлектәге хатлар, хәтта оятсыз рәсемнәр дә таралды.

Русия ислам университеты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый компроматның дөньяга чыгуы мөселманнар арасында бердәмлек булмауны күрсәтеп тора.

Рәфик Мөхәммәтшин
Рәфик Мөхәммәтшин
"Бу хәл, бәлки, мөфти сайлау алдыннан төрле төркемнәрнең үз мәнфәгатьләрен алга этәрүедер. Моны нәрсә дип әйтәсең инде... Әллә мөселманнар эшли, әллә мөселманнарга каршы эшлиләрме? Интернетта барган бу кара PRны мөселманнар кулы белән әллә башкалар эшлиме, әллә мөселманнар үзләреме? Бу сорауга да җавап бирү шактый авыр. Бу хәл мөселманнарга хас әйбер түгел.

Төрле сайлау вакытында мондый хатлар күп була инде ул. Мин үзем аларга зур игътибар бирергә кирәкми дип саныйм. Бу компроматның чыгуы иң беренче чиратта бу вакыйганың мөһим икәнлеген күрсәтә. Бүген интернет заманында яшибез. Ул компроматларны, мәгънәсез хатларны, кызганыч, туктату мөмкин түгел. Мин бу хәлне үзем мөселман өммәтен пычрату дип санамыйм, чөнки ул хатларның эчке мантыйгы да җитеп бетми. Алар мөмкин булган бөтен намзәтләргә дә каршы язып чыктылар. Әлеге хатлар нигезендә аларның нәрсә теләгәне дә аңлашылмады. Кемне мөфти итеп куярга теләүләрен дә белдермиләр. Ул хатлар нигезендә җитди нәтиҗәләр ясау дөрес булмас иде", ди Мөхәммәтшин.

Татарстан мөселманнары диния идарәсе вәкиле Ришат Хәмидуллин Азатлык радиосына әлеге хатларга каршы идарәнең махсус белдерү әзерләвен һәм ул пәнҗешәмбе көнне сайтларына эленәчәген белдерде. Хәмидуллин, бу хатлар артында нинди көчләрнең торуын да өздереп кенә әйтеп булмый, дип әйтә.

"Бу язмаларга без бик каршы. Бу хәл мөселманнарга хас әйбер түгел, гөнаһларның берсе булган гайбәт сату дип бәяләнә. Тәнкыйть бар икән, без аны кабул итәбез. Ошамый торган әйберләрне аноним рәвештә түгел, турыдан-туры җиткерә алалар. Бәлки, кайбер көчләр сайлаулардан файдаланып, мөселманнар арасында нәфрәт чыгармакчы буладыр", диде Хәмидуллин.

Дини темаларны яктыртучы журналист Рәшит Минһаҗ фикеренчә, килә торган хатларның кемнән икәнен ачыклап булмый, тәхәллүсләр генә язылган. Аны ачыкларга тырышуның кирәге дә юктыр. Анда теләсә нинди исем-фамилия куярга мөмкиннәр. Монда барсы да ялган исем-фамилияләр.

Рәшит Минһаҗ
Рәшит Минһаҗ
"Моны ике төрле аңлап була. Бәлки, кемнеңдер бик нык мөфти буласы киләдер, бердән, ә икенчедән, бернинди үзгәреш тә булмас, элекке җитәкчелек сүзеннән чыга алмаслар, шул ук "кызыл күлмәкле егет" (Рәис Сөләйманов) сүзеннән чыга алмаслар, шул егетләрнең тәэсире сакланыр дип, күрәсең, фаразлаучылар бар. Миңа калса, хәзер кемне мөфти итеп куйсалар да аңа бәйләнәчәкләр. Ни кызганыч, ул "кызыл күлмәкле егет"нең дуслары һәм үзенең язмалары да диния нәзарәте нәшер итә торган "Умма" газетында даими чыгып килде. Элекке җитәкчеләрнең шушы кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә булуы, бергәләп чаралар үткәрүләре аларны бер дә бизәмәде. Кайбер кешеләр алар белән мөнәсәбәтләр киләчәкәтә дә калыр дип шикләнә", ди Минһаҗ.

Аның сүзләренчә, диния идарәсе рәисе вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинга каршы төрле пычрак ыргытучы үзе мөфти урынын алырга теләгән кеше дә булырга мөмкин. "Мөфти булырга теләүчеләр бардыр дип уйлыйм мин. Бу хәл тулаем алганда диния нәзарәтенең, мөселманнарның абруена суга. Яхшы ниятле эшне пычрак ысуллар белән эшләмиләр. Алар, бәлки, бик кызу канлы кешеләрдер. Әгәр син изге эшкә алынасың икән, начар, шакшы алымнарны кулланып эшләргә тиеш түгелсең дип исәплим мин. Мондый рәсемнәр тулаем алганда исламны, мөселманнарны бизәми", диде Минһаҗ.

Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин фикеренчә, әлеге хатларга җавап бирү дәрәҗә төшерү генә булып торачак. Дин башлыгын сайлаганда Ватиканнан үрнәк алырга кирәк, дип әйтә ул.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин
Мансур хәзрәт Җәләлетдин
"Без үзебез дә бу хатлар кемгә кирәк дип аптырашта. Мөселманнарда фетнә тарату зур гөнаһ, гайбәт сөйләү бөтенләй ярамаган әйбер. Бу гайбәт сөйләүчеләрне мөселман дип атап булмый. Дин әһелләрен тәнкыйтьләү динле кешегә килешми. Бу язмаларны җибәргән кешеләрне мин мөселман дип атый алмыйм.

Минемчә, бу хәл сайлауны булдырмас өчен дә эшләнергә мөмкин. Моңа игътибар итү кирәкми. Анда тулысынча уйлап чыгарылган әйберләр языла. Бернинди дәлил дә юк, кемнең кая укыганын да белмиләр.

Бу хатны язучылар мөселманнарның, ислам диненең абруен төшерергә омтылучылар. Бу хәл исламга каршы. Бездәге бу хәлләр Ватиканда сайлау белән бергә туры килде. Бөтен җир шары шуның турында гына сөйли. Андагы сайлау турында яза алмыйлар мени? Теләсәләр, вәт фәлән кеше шундый, фәләне кара, фәләне каядыр укыган, тегесе сектант, дип яза алалар. Әмма язмыйлар. Дин әһелләре турында язарга ярамаганны беләләр. Бу безгә үрнәк булып тора.

Ә бездә сайлаганда "бу мөфти фәлән кеше", "бу хәзрәт фәлән кеше" дип бөтен кешегә тап ташлыйлар. Бездәге соңгы вакыйгалар белән чагыштырсак, Ватиканда сайлау культурасы, менталитет югарырак дип әйтеп була. Бездә таралган гайбәт урысча чыга. Аны урыслар һәм башка дин әһелләре дә укый һәм бу хәлләрдән көләләр. Праваслав, йә католик, йә яһүдләрнең дини башлыгы сайлаганда пычрак ату юк бит аларда.

Монда без Казанда кайнап ятабыз. Җавап кайтару безнең дәрәҗәне генә төшерү булачак. Камил булсынмы, Илдар Баязитов булсынмы, Госман хәзрәт булсынмы, мин булыйммы -- язучыларга җавап кайтару безнең дәрәҗәне генә төшерәчәк", диде Мансур хәзрәт.
XS
SM
MD
LG