Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре урамнарга хата эзләргә чыга


Дөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге фотомарафон уздыра. Хаталы элмә такталары, татар һәм рус - дәүләт телләренең тигез кулланылмавы барланачак. Яшьләр хаталарны туплап Татарстан хөкүмәтенә җибәрергә җыена.

Фотомарафон 13 май көнне старт алачак. Ул ике өлештән тора. Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, башкалада гына түгел, ә республикадагы шәһәр һәм авылларда хаталы элмә такталар адым саен очраган кебек моңа битараф булмаганнар, эчтән янып-көеп йөргәннәр дә шактый. Шунлыктан алар фотомарафонга үз теләге белән кушылучылар да булачагына шикләнми.

Яшьләр әлеге чараны бәйге рәвешендә оештырырга тели. "Җиңүчеләргә кесә телефоннарны, планшетлар бүләк итәчәкбез", ди Яруллин.

Бәйгенең беренче өлеше 13 майдан 26 майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә теләгән һәркем татарча хаталы, рус һәм татар - ике дәүләт телендә дә булмаган элмә такталарны, һәм шулай ук инглизчә һәм русча хата киткән элмә такталарын фотога төшереп, ким дигәндә 20-не, яшьләрнең Казан бүлегенә җибәрергә тиеш була. Аның өстенә әгәр дә әлеге хаталар турында дәүләт оешмаларына, хата җибәргән оешмаларга шикаять итеп, җавап алучылар инде булса, аларның бу гамәлләре хупланачак кына. Алар бәйгегә бу шикаятьне раслаган скриншотларны да җибәрсә җиңү мөмкинлеген арттырачак.

Тәбриз Яруллин
Тәбриз Яруллин
"Без бу юлы татарча хаталарга гына түгел, ә инглизчә һәм русча хаталарга да игътибар бирергә булдык. Андыйлар да еш очрый. Ул такталар да Татарстанның йөзен күрсәтә", ди Яруллин.

Беренче турда җиңгәннәр Казанга чакырылачак. 26 май көнне фотомарафонның икенче өлеше старт ала. Яруллин сүзләренчә, беренче турда җиңүчеләрдән зур булмаган төркемнәр оештырылачак. Алар Казанда билгеле бер вакыт эчендә төрле эчтәлектәге, мисал өчен, "Татар Казаны", "Казанда мөселманнар тормышы" һәм башка темаларга фотолар төшерергә тиеш була. Иң-иң эчтәлекле рәсемнәрне бүләкләр көтә.

Яшьләрнең Казан бүлеге әлегә бу рәсемнәрдән махсус күргәзмә оештыруны планлаштырмаган. Шулай да социаль челтәрләргә урнаштырып киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарырга килешкәннәр инде.

Хаталы элмә такталарның рәсемнәре Татарстан хөкүмәтенә җибәреләчәк һәм киткән ялгышларның төзәтелү-төзәтелмәве контрольдә булачак.

Марафонда катнашырга теләүчеләр фотоларын tatarfotolar@gmail.com адресына җибәрә ала.

Яшьләр моңа кадәр хаталарга "Татар дозор" уенында да игътибар итә иде. Татарча хаталы язылган элмә такталарны туплау әлеге уенның бер шарты булып торды.
XS
SM
MD
LG