җомга, 18 апрель 2014, Казан вакыты 14:34

татарстан

Авылга туризм килә: авыллар әзерме?

18 июньдә Татарстанның фермерлар берлеге, туристлык үзәкләре вәкилләре Биектау районы Ямаширмә авылы фермеры утарында агротуристлыкны үстерүгә багышланган киңәшмәгә җыелды. Туристлык ширкәтләре авылларга йөз белән борылмакчы, әмма инфраструктура, туристлар өчен шартлар булмау аларга киртә булып тора. Ул арада 27 июньдә Самар өлкәсе Гали авылында авыл туризмы урыны ачыла. Бу урын татар авыллары арасында беренче шундый ял итү урыны булачак.

Туристлык ширкәтләре татар авыллары белән кызыксына i
X
рөстәм исхакый
22.06.2013
18 июньдә Татарстанның фермерлар берлеге, туристлык үзәкләре вәкилләре Биектау районы Ямаширмә авылы утарында авыл туризмын үстерүгә багышланган киңәшмәгә җыелды. Туристлык ширкәтләре авылларга йөз белән борылмакчы, әмма инфраструктура, туристлар өчен шартлар булмау аларга киртә булып тора.

Туристлык ширкәтләре татар авыллары белән кызыксына

хәреф зурлыгы - +
Авыл туризмына багышланган күчмә киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы,  спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре юк иде. "Казан" телеканалыннан һәм Азатлык радиосы журналистыннан тыш башка массакүләм мәгълүмат чаралары да килмәгән.

Татарстанның фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров барысына да чакыру җибәрүләрен, спорт һәм туризм министрлыгына да киңәшмә буласын җиткерүләрен әйтте. "Алар димәк башка мөһим эш белән мәшгуль инде" диде аптырап Байтимеров. Бу очракта ул Универсиаданы истә тотты кебек.
 
"Берләшеп эшли башларга кирәк"


Чакырылган түрәләрнең килмәвенә игътибар итмичә Ямаширмә фермеры утарына җыелган туристлык үзәге, туристлык ширкәте вәкилләре, берничә фермер, музей-тыюлык мөдирләре татар авылларына туристларны җәлеп итү юлларын эзләде. Иң актив чыгыш ясаучы һәм тәкъдимнәр җиткерүче Казанда яңа ачылган "Бибарс Сарай" туристлык үзәге авторы һәм генераль директоры Фәридә Бибарсова иде. Ул дәүләткә генә ышанып ятмыйча, монда җыелган кешеләр белән булса да эшне башларга кирәклеген әйтте.
 
"Булган туристлык объектларын күрсәтү системы эшләнмәгән. Эшкуарлар агротуризмга яки башка туристлык проектларына акчаларын, көчләрен кертәләр. Ләкин алар күп очракта игътибарсыз кала, гомум бер туристлар юлы, маршруты төзелмәгән. Агротуристлык та, туристлык үзәкләре дә кеше килүгә, туристлар агымына бәйле. Игътибар булмаса ул проект үлә, югала.
 
Безгә берләшергә дә эшли башларга кирәк. Юлда очраган киртәләрне җимереп эшне җайларга, төбәк, федераль органнарга, министрлыкларга барып әйтергә, төгәл тәкъдимнәр бирергә. Көч һәм теләк булса бар нәрсәгә ирешеп була. Читтә дөреслек эзләү файда бирмәячәк, дөреслек эзләп вакытны гына уздырачакбыз, реаль эш башларга вакыт. Менә сез, фермерлар берлеге, көчле берлек, сезнең тәҗрибәгез зур, без сезнең канат астында эшләргә әзербез. Көчле булыр өчен көчлеләр белән берләшергә кирәк. Мин әлегә башка юллар күрмим. Эш башлап, туристлык юллары төзегәч Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да сәяхәткә чакырырбыз", диде Фәридә Бибарсова.
 
"Авылга шәһәр шартлары кирәк"

Туристлык ширкәтләре вәкилләре дә бу фикерләргә теләктәшлек белдерде, алар өчен дә әлеге юнәлештә төгәл эш-гамәл кирәк. Казан эшкуарлары башкаладан ерак булмаган татар авылларына бик рәхәтләнеп туристларны алып килергә әзер, тик инфраструктура юк: көн үткәрү, яхшы шартларда ашау-эчү, cивил бәдрәфләр, уңайлы төн үткәрү урыннары кирәк. Бу шартлар үтәлмәгән очракта читтән килгән кешеләр ял итәргә авылга килмәячәк, бүген туристлар уңайлыкларны энәсеннән-җебенә кадәр карый, ди туристлык ширкәте вәкиле. Алар татар авылларына туристлар тарафыннан кызыксыну барлыгын да әйтте, аеруча чын милли яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр, җыр-бию, уеннар, әкият-риваятьләр күрәселәре килә. Кайбер кешеләр теге яки бу урынга мавыктыргыч риваять, ниндидер кызыклы, чынбарлыкка якын әкият ишетергә килә икән.
 
"Татарстанда андый унлап кына утар бар"


Республиканың фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, бу киңәшмәләр реаль эшкә таба бер адым, алар фермерларга һәм туристлык үзәкләренә теләктәшлек күрсәтергә әзер. Байтимеров инфрастуктура ягын яхшыртырга дәүләт, хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш дигән фикердә. Ул әлеге киңәшмәдә яңгыраган тәкъдимнәрне депутатларга, югары җитәкчеләргә җиткерәчәкмен дип ышандырды. Аның сүзләренчә, бүген агротуризмга көннән-көн игътибар арта, тик Татарстанда бу юнәлеш белән шөгыльләнүче фермер-эшкуарлар гына аз. Бөтен республикага унлап фермер үз акчасына туристлар кабул итәрлек утарлар эшләп маташа. Ә бу эш алар өчен берничә елга сузылырга мөмкин.

Ямаширмә авылында тәвә кошлары асраучы, киңәшмә урыны хуҗасы Габделәхмәт Котдусов та бу фикерне хуплап берничә елда эшләнгән һәм башкарасы ниятләрен сөйләде. Бүген ул республикада агротурзимны әйдәп баручы фермерларның берсе. Котдусов үз мисалында башкаларга үрнәк күрсәтеп, авылларга игътибарны арттырырга тели.

Самарның Гали авылы туристлар көтә

Ул арада 27 июньдә Самар өлкәсе Гали авылында авыл туризмы урыны ачыла. Бу урын татар авыллары арасында беренче шундый ял итү урыны булачак.

Авыл туризмын оештыруда төп максат - авылны саклап калу, икенче яктан шәһәр халкын авылга кайтып төпләнүгә җәлеп итү, ди оештыручылар.

Гали авылы эшмәкәре һәм авыл туризмы фикерен күтәреп алып аны гамәлгә ашыручы Расих Латыйпов сүзләренчә, Гали авылына килүчеләргә атларда сәяхәт, төрле спорт мәйданчыкларында спорт белән шөгыльләнү, авылның табигать гүзәллекләре белән хозурлану һәм башка мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк.

Гали авылы туристлар көтәi
|| 0:00:00
...
 
🔇
X
22.06.2013
27 июньдә Самар өлкәсе Гали авылында авыл туризмы урыны ачыла. Бу урын татар авыллары арасында беренче шундый ял итү урыны булачак. Гали авылы эшмәкәре һәм авыл туризмы фикерен күтәреп алып аны гамәлгә ашыручы Расих Латыйпов сүзләренчә, Гали авылына килүчеләргә атларда сәяхәт, төрле спорт мәйданчыкларында спорт белән шөгыльләнү, авылның табигать гүзәллекләре белән хозурлану һәм башка мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк.

​"Гали авылында оештырылган авыл туризмы шәһәр халкына рәхәтләнеп ял итү өчен менә дигән урын, ә авыл халкын ул эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә көннән-көн кими барган татар авылларын шушындый чаралар белән саклап калырга мөмкин булачак. Авылларда эш урыннары, ял урыннары булса  яшьләребез дә шәһәрләргә китәргә бик ашкынмас иде", ди ул.

Гали авылындагы авыл туризмында катнашучылар беренче этапта авылга көнендә килеп китәчәк, алга таба исә алар өчен җәйге йортлар төзеләчәк. Ә киләчәктә Гали авылында кышкы чаңгы шуу үзәген ачу һәм хәтта бу урынны шифаханәгә әйләндерү дә планлаштырыла.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Әхматша кайдан: Татарстан
25.06.2013 21:52
Берничә ай элек Райнур Шакир Казаннан бер экскурсовод белән әңгәмә корган иде, әмма аның дәвамын ишетә алдмадык. Ул сөйләшүдә дә татар телле экскурсоводлар юклыгы турында әйтелде. Бар икән икән ләбаса экскурсия йөртүчеләр, мәсәлән шул ук хезмәткәр, саф татар телендә сөйләде (Гафу итегез исем шәрифләрен истән чыгарганмын). Аннан соң тагын бер теләгем бар, мин авылда яшим, әмма мәктәп җитәкчеләре безнең балалар белән Казанга экскурсия оештыру турында кайчан уйларлар икән? аларга татар тарихы кызык түгелмени? Шуны беләсе иде.

кем: Анурбик
24.06.2013 09:15
Авыл туризмы..ТАТАРстанда булгач ..булачак туристлар ТАТАР теленә дә ӨМЕТләнергә ХАКлыдыр !
Монда кайтыпҮЗ телләрен чарлап..оныкларына ЧЫН АНА телен тыңлатаалсыннар иде..!

кем: Нурулла Гариф
23.06.2013 14:00
Фикер йөреше Биектау районы, Самара өлкәсе Гали авылы турында барса да сүрәттә Балык Бистәсе районы, Күки авылы күренеш бирелгән...:))) Бу иң күп чишмәле, матур авылларның берсе...
җавап

кем: Рөстәм Исхакый кайдан: Казан
23.06.2013 14:41
Әйе, сезнең ул авылда булган бармы әллә?)
җавап

кем: Нурулла Гариф
23.06.2013 18:00
Балык бистәсе районының барлык авылларын, борынгы чорлардан ук барлыкка килгән торак урыннарының координатларын билгеләп, фотога төшереп чыктым... Сезнең элекке хезмәткәр Рафис Җәмдиханның авылы бит ул... :)))
җавап

кем: Рөстәм Исхакый кайдан: Казан
23.06.2013 21:04
:) Бу юлы сез ялгыштыгыз, Рафисның авылы Шыгырдан иде кебек. Күки минем туган авылым!)
җавап

кем: Нурулла Гариф
24.06.2013 05:59
Рөстәм, Рафисның Шыгырданнан икәнен кем дә белә... Ә менә Күкидә ул үз утарын булдыру турында хыялланды! Ул анда кайтып йөрде, сезнең перси белән дә дус иде. Бик ошатты ул сезнең авылны. Дөрестән дә ошатмаслык түгел бит! Шул сәбәпле шаяртуым иде. Кызганыч, үзе хәзер Азатлыкны укымый ахыры. Әңгәмәгә кушылып, безнең аралашуны бизәр иде!

кем: Anurbik
23.06.2013 08:44
"Мичкә БАЛга-1 кашык б....к""..Национальные традиции...?
Дөньяга таралучы.AzatliQта. Татарстан телендә сүләүче марҗа тапмаганнар ?....
.читтә яшәүче КҮПЧЕЛЕК татарга-Авыл туризмы .! ! ! ! ! ! ! !
Ата-бабалары туфрагына бер зыярат кылу турында күпме милләттәш хыялланып....бакыйга китә.....
берәр айга гына булсада виза-фәләнсез кайтып,авыл җирендә арыш икмәгенә саф һава ягып..мал печәннегендә кунарга ДА риза миллионнар БАР ! !
Ә инде ике Ил чиновникларыннан кәгаз..җыеп,..шэхэр
гастинсаларына көнгә2-3 мең түләрлек .."татар"лар....әлбәт
тә ТАТАРстанга кайтМЫй...