Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарлары җыелу өчен Мәскәү рөхсәтен көтә


Бу атна азагында Гданьскида узарга тиеш булган "Европа татарлары альянсы" җыенын Русия тышкы эшләр министрлыгы кичектерергә булган. Министрлыкның альянс вәкилләрен үз кубызына биетергә тырышуы кайбер татарларның ачуын чыгарган.

11-13 апрельдә Гданьскидагы "Европа татарлары альянсы" идарәсенең киңәйтелгән утырышында берлекне ниһаять теркәп бетерү мәсьәләләре, татар оешмаларының берләшеп эшләү нечкәлекләре һәм 2014-2015 елга планнары каралырга тиеш булган. Бер атна калганда Бөтендөнья татар конгрессы чараның булмаячагын әйткән. Конгресска боерык Русия тышкы эшләр министрлыгыннан төшкән.

Әлеге яңалык чарага җыенган татарларны аптырашта калдырган, чөнки күпләр инде үз акчаларына билетлар алып куеп юлга җыенган булган. Юл чыгымнарын Русия тышкы эшләр министрлыгы капларга тиеш булса да, хәзер инде алар билет акчаларын кире кайтара алуда шикләнә. Кайберәүләр ул акчаны бурычка алуларын әйтә.

Альянс утырышын күчерү сәбәпләрен ачык кына беркем дә әйтә алмады. Берәүләр 7 июньдә Ригада Европа Сабан туе узачак, анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак, шуңа җыенны ул чара вакытында үткәрәчәкләр дисә, икенчеләре Кырымдагы соңгы хәлләргә бәйле Русия тышкы эшләр министрлыгы аны сентябрьгә күчерергә карар кылган, ди.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре Радик Муллагалиев альянс утырышының чыннан да сентябрьгә күчерелүен раслады, әмма сәбәпләрен аңлатмады.

Европа татарлары альянсына керүчеләр арасында конгрессның министрлык кушуына ризалык биреп утыруы белән килешмәүчеләр дә бар. Исемен әйтергә теләмәгән берәү: "Ни өчен Русия тышкы эшләр министрлыгы безгә нәрсә эшләргә, нәрсә эшләмәскә икәнне өйрәтеп ята. Без бит Кремльның "курчаклары" түгел. Узган елны бу хакта сөйләштек, күп бәхәсләр булды. Без Европа берлеге кысаларында эшләргә тиешле бәйсез оешма. Шуңа Казан яки Мәскәүнең безне өйрәтеп ятуын теләмибез. Күрәсең, Кырымдагы хәлләр сәбәпле, сентябрьдә үзләренә кирәкле сүзләрне әйттерәчәк татарларны табып куймакчылардыр. Финляндия татарлары альянска күзәтүче буларак кына кереп дөрес эшләде", диде.

Җыенны online уздырырга теләүчеләр дә юк түгел

Билгеле булганча, узган елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русия тышкы эшләр министрлыгының читтәге милләттәшләр белән эшләү бүлеге ярдәмендә оешкан “Европа татарлары альянсы”на Европадагы кайбер билгеле татар оешмалары, шул исәптән, иң зуры булган Финляндия татарлары җәмгыяте дә кермәде. Европадагы татар оешмалары вәкилләре арасында Русиядә яшәүче милләтләрнең хокукларын кыскан Мәскәүнең бу альянсны башка илләрдәге татар җәмгыятьләре аша үз сәясәтен үткәрү өчен генә оештырганлыгын белдерүчеләр дә булды. Альянска татар хәрәкәтенә бернинди өлеш кертмәүче, очраклары кешеләрнең керүе дә әйтелде.

Хәзер исә альянс утырышын online конференция рәвешендә генә уздыру тәкъдиме дә яңгырый. Бу исә Мәскәү сәясәтеннән бәйсезлекне саклап калырга да ярдәм итәр иде, диелә.

Әлбәттә альянсның Русия тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән эшләвен хуплаучылар да юк түгел.

Узган елны корылтай үткәннән соң Литвада урыс телендә чыгучы “Обзор” атналык газетында Европа татарлары альянсының рәисе итеп сайланган Флүр Шәрипов белән әңгәмә басылып чыккан иде. Флүр әфәнде яңа оешманың мөһим максатларыннан берсе дип, Европа илләрендә яшәүче татарларга, бигрәк тә дөнья буйлап ирекле хәрәкәт итә башлаган татар яшьләренә, ул илләрдәге җирле халык арасында кем булуларын онытмаска ярдәм итүне атый һәм яшьләрне югалтырга ярамый, ди.

“Без урыс дөньясының бер өлеше, аның мультикультурасының бер өлеше, без Русия ватандашлары”, дип әйтте.

Флүр Шәриповның үзе белән элемтәгә кереп булмады. Азатлык хәбәрчесе шалтыратканда ул юлда булуын һәм соңрак элемтәгә керәчәген әйтте, әмма аннан соң шалтыраткач ул инде телефонын алмады.
XS
SM
MD
LG