Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев "Польшаның Нобель бүләген" ала


Мостафа Җәмилев май аенда Киевта журналистлар белән очрашуда
Мостафа Җәмилев май аенда Киевта журналистлар белән очрашуда

"Бу бик вакытлы рухи һәм дә финанс ярдәм булачак", диде кырымтатар юлбашчысы "Solidarność" бүләген алу турында Азатлык белән әңгәмәсендә.

Сишәмбе Мостафа Җәмилевкә Варшауның патша сараенда АКШ һәм Польша, шулай ук тагын берничә ил президентлары, танылган галимнәр, сәясәт һәм җәмәгать эшлекләре катнашында Польшаның иң зур дәүләт бүләге тапшырылачак.

"Үз тарихында күп авыр үзгәрешләр кичергән Польша үзенең беренче бүләген әзерләде. Үзгәрешләр юлы белән хәзерге яшәүгә, демократия һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга килеп җиткән Польша ел саен демократия, ирек, кеше хокуклары өчен көрәшкән бер кешегә бүләк бирәчәк. 1 миллион евро күләмендәге бу бүләк безнең дөньяда бу көрәшне дәвам иткән кешеләргә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез булсын", диде дүшәмбе көнне Польша тышкы эшләр министрының Европа сәясәте һәм кеше хокуклары өчен җаваплы урынбасары Һенрика Мошцицка Дендис.

Полякларның "Solidarność" (тәрҗемәдә - теләктәшлек) хәрәкәте исемендәге бу бүләк Польша хөкүмәте һәм җәмәгатьчелеге башлангычы белән булдырылган. 1980 елда оешкан "Solidarność" илдәге икътисади һәм сәяси үзгәрешләрнең төп этәргече булды, коммунизмнан котылып парламент демократиясе һәм ирекле базар кору эшенә ярдәм итте.

"Бу бүләк Польшаның Нобель тынычлык бүләге санала", диде Азатлыкка Җәмилевны бу бүләккә тәкъдим итү эшләре белән йөргән сәясәт белгече Недим Усейнов.

Җиңүчене билгеләү процессы ике өлештән тора. Бүләккә намзәтләрне башта 15 кешедән торган комиссия билгели. Соңыннан әлеге бүләкне тапшыру идарәсе шуларның берсен сайлап ала.
Польшаның Европа сәясәте һәм кеше хокуклары өчен җаваплы рәсмие Һенрика Мошцицка Дендис
Польшаның Европа сәясәте һәм кеше хокуклары өчен җаваплы рәсмие Һенрика Мошцицка Дендис

"Быел бу бүләккә Украина һәм Кырымда кеше хокуклары өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев лаек булды. Җәмилевнең 40 елдан артык көрәше тарихы күпләргә билгеле. Совет чорында ул ватаныннан куылды. Хәзер яңадан ул туган иленә кертелми", диде Польша министрлыгы вәкиле.

Бүләкне Җәмилевкә бирү Польшаның Кырымны Украинага кайтару теләгенә бәйле түгел, диде ул.

"Җәмилевкә бу бүләк аның шәхси тырышлыгы һәм көрәше өчен бирелә. Польшаның позициясенә килгәндә, без аннексияне канунсыз дип саныйбыз. Моңа бер шик тә була алмый", диде тышкы эшләр министры урынбасары.

Сишәмбе кич бүләкне тапшыру тантанасыннан соң Мостафа Җәмилев журналистлар өчен ябык кичке ашта АКШ президенты Барак Обама белән очрашачак.

Бүләкне алу алдыннан Мостафа Җәмилев Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Бүләккә бирелгән акчаларны нәрсәгә тотарга уйлыйсыз?

– Ул акчаны тоту юнәлешләре билгеләнгән, диделәр миңа. Безнең "Кырым үсеше" исемле фондыбыз бар. Мин бу бүләкне бирүчеләр һәм фонд кешеләрен үзара таныштырдым, бергә эшләсеннәр. Безнең өчен иң яхшысы акчаны нәрсәгә тоту турында карарны Мәҗлес утырышында тикшереп кабул итү булыр иде, әлбәттә. Бүләккә бирелгән акчаларның нәрсәгә тотыла алу-алмавын чикләү эшне катлауландыра. Безгә дә карар кабул итү иреге бирелергә тиеш, дип саныйм. Алар моны аңлый. Акчаның бер өлешен, 100 мең евро чамасын мин Евромәйданда һәлак булган активистларның (“Небесная сотня”) гаиләләренә һәм "террорга каршы чаралар" корбаннары туганнарына бирәсем килә. Башта алар бу акчаның мондый һуманитар максатта тотыла алмаячагын әйтсә дә, соңыннан ризалашты.

– Мәҗлестән бүләкләү тантанасына кем килде?

– Мәҗлес рәисе урынбасарларының берсе, Аслан Өмәр Кырымлы килде. Шулай ук минем ярдәмчем Рөстәм Умеров һәм тормыш иптәшем (Сафинар Җәмилева – ред.) килде. Рифат Чубаров килә алмады, аның бу көннәрдә Парижда эшләре бар.

– АКШ президенты Обама белән нәрсә турында сөйләшергә җыенасыз?

– Кырым онытыла кебек, шул борчый безне. Кырымны кулландылар да, оныттылар кебек тоела башлады. Без, Русия Кырымның соңгы квадрат метрыннан чигенгәнчегә кадәр санкцияләр дәвам итәргә тиеш, дип саныйбыз. Шул хакта әйтергә җыенам аңа.

– Кырымда Сезнең бу гамәлләрегез һәм белдерүләрегез кырымтатар халкына зыянга эшли, дип санаучылар арта кебек...

– Андыйлар элек тә бар иде һәм баштан ук шулай уйлый иде...

– Мәҗлес әгъзалары арасында да Татарстанның “бүре дә тук, сарык та исән” сәясәтен өйрәнергә чакыручылар бар, алар максат – милләтне саклап калу, ди...

– Төрле кешеләрнең авырлыкларга каршы тору сәләте төрлечә. Кемдер төрмәгә эләгүдән курка, тормышларын җайлыйсылары киләдер. Әмма кырымтатарларның зур өлеше, 90%ның оккупациягә каршы булуын, Кырымның оккупациядән азат ителүен теләгәнен беләм. Русия хакимиятләре хәзер кырымтатарлар арасында алар белән хезмәттәшлек итүчеләр төркемен җыярга тырыша. Бу тырышлыклары бик барып чыкмый әлегә. Шуны ук Янукович эшләп карады. Совет чорында да нәкъ шул ук булды.

– Бу бүләк нәрсәне аңлата Сезнең өчен?

– Мин моны кырымтатарларга һәм Украинага бик вакытлы күрсәтелгән рухи ярдәм дип саныйм. Күптән түгел Төркия безгә үзенең югары бүләге саналган Җөмһүрият Нишаны (Республика ордены) дип аталган дәүләт бүләген бирде. Шулай ук ул безгә халыкара җәмәгатьчелекнең игътибары һәм рухи ярдәм кирәк булган чак иде, без аларга да моның өчен бик рәхмәтлебез.
XS
SM
MD
LG