Accessibility links

Кайнар хәбәр

Али Хәмзин: "Татарстан безгә туганнарча мөнәсәбәт күрсәтте"


Али Хәмзин
Али Хәмзин

Татарстан белән Кырым арасында булган рәсми сәфәрләрдән соң чын хезмәттәшлек башланганмы?

Татарстан белән Кырым арасында рәсми сәфәрләрнең ешаюы март аенда узган "референдум" һәм аның нәтиҗәсендә Кырымның Русиягә кушылуы вакытына туры килде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Кырымга беренче килүендә үк, "Сезгә монда килергә Мәскәү куштымы?" дигән сорау бирелгән иде.

Миңнеханов, "Кардәш кырымтатар халкы өчен авыр бу вакытта да килмәсәк, моны ничек аңлата алыр идек?", дип җавап бирде.

Беренче сәфәреннән соң Миңнеханов Кырымга тагын өч тапкыр килеп китте. Һәр килгәнендә ул Кырым хакимияте вәкилләре белән дә, Мәҗлес белән дә, мөфти белән дә очрашты. Мәҗлес вәкилләре бу вакыт эчендә Казанга ике тапкыр барды. Соңгысында Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү инде берничә ел әзерләнгән булган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында имзалау менә шундый вакытка туры килгән. Килешүне әзерләүгә Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзин дә катнашкан. Азатлыкка ул Кырым белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне якын киләчәктә ничек күзаллавы турында сөйләде.

– Али әфәнде, Сез Татарстан белән бөтен сөйләшүләрдә катнашкан кеше буларак, Казанның бу тырышлыкларын ничек бәялисез?

– Беләсезме, Кырым Русиянеке дип игълан ителгәч тә, Төркиянең Европа Берлеге эшләре министры Мәүлет Чавуш кырымтатарларына Кырымда яшәү авырлашса, Төркиянең ишекләре алар өчен ачык, күченсеннәр, дигән белдерүе белән чагыштырганда, Татарстанның позицияце күпкә яхшырак иде. Чавушның ул белдерүен мин хата, дип саныйм.

– Мәскәү Татарстан кулы белән кырымтатарларын тынычландырырга тырышты кебек?

– Мәскәүдә Татарстанны һәм аның җитәкчесе Миңнехановны ни өчен лобби итеп куллануы аңлашыла. Дөресен әйтергә кирәк, Кырым Югары радасының президент Миңнеханов ярдәмендә 11 март кабул иткән “Кырымтатар халкы хокукларын торгызу” турындагы күрсәтмәсе дә кызыклы адым булды. Үзебезнең милли хәрәкәт тә шул ук юлда. Моннан тыш Татарстан кырымтатарларның үз ватаны Кырымда калуын, читкә китмәвен тели. Алар безгә үсеш һәм муллык тели. Боларны исәпкә алганда, әйе, Татарстан безгә туганнарча мөнәсәбәттә.

– Башка якларын исәпкә алганда шик бармы?

– Татарстанның безне “тынычландыру” өчен кулланылган булуы турында төрле карашлар бар, бездә дә, Татарстанның үзендә дә. Шәхсән үзем, хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм үстерергә кирәк, дип саныйм.

– Сез Казанга барганда үзегез дә Миңнеханов белән очраштыгыз..

– Әйе, 25 апрель көнне Мәҗлес вәкилләре Казанда Миңнеханов белән очрашты. Мин анда барысына да, интернетта кем нәрсә язганны гына укып утыруны ташлагыз, эшли башлагыз, дип әйттем. Кырымтатар проблемаларын чишергә ярдәм итәргә теләгегез булганны эштә күрсәтегез, дидем. Социаль-икътисади проблемалардан башлыйк, дидем. Теләкләрем шул булды. Алар ни кадәр тормышка ашырыладыр, белмим. Аралашу әле дә бик җайланмаган, дип беләм. Кырымда безнең яшәүне һәм үсешне тәэмин итәр өчен проектлар кирәк.

XS
SM
MD
LG