Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШның яңа илчесен каршыларга әзерләнә


АКШ илчесе Джон Теффт Киевта сугыш музеенда, 2011 елның апреле
АКШ илчесе Джон Теффт Киевта сугыш музеенда, 2011 елның апреле

АКШның Русиядәге яңа илчесе элегрәк Литва, Грузия һәм Украинада эшләгән Джон Теффт булачак. Мәскәү аны "төсле инкыйлабларны тормышка ашыручы", дип атады.

Бу атнада Мәскәү АКШның Русиядәге илчесе итеп Джон Теффтны билгеләү карарына хуплау белдерде. 1961 елда Венада кабул ителгән дипломатик мөнәсәбәтләр турындагы килешү нигезендә, теге яки бу илнең чит дәүләт җибәргән илчене кабул итмәскә һәм сәбәбен әйтмәскә дә хокукы бар.

Русиядә әлегә кадәр эшләгән Майкл Макфол 2014 елның 4 февралендә шәхси һәм гаилә сәбәпләреннән вазифасыннан китүе турында хәбәр иткән иде.

Джон Теффт Украинада (2009-2013), Грузиядә (2005-2009), Литвада (2000-2003) илче булып эшләде. 1996-1999 елларда Мәскәүдә дипломатик миссия башлыгы урынбасары булып эшләгәндә АКШның дәүләт бүләгенә лаек дип табылды.

АКШның яңа илчесе 2012 елда "Кеше хокукларын яклауда дипломатия" исемле бүләкне алган. Дәүләт департаменты "әлеге бүләк илче хезмәт иткән дәүләттә аның кеше хокукларын яклауга һәм демократик принципларны үткәрүгә керткән өлеше өчен" бирелә, дип белдергән иде.

АКШның Русиягә шушы чорда нәкъ Теффтны җибәрүе мәгълүмат чараларында күп шау-шу тудырды. Кремль, АКШ аны башта вазгыятьне тотрыксызландыру өчен Русиянең күрше дәүләтләренә җибәрде, хәзер шуны ук Русиядә эшләр өчен Мәскәүгә юллый, дип саный.

Киевта ноябрь аенда бәрелешләр башланганда Теффтның вазифасы инде тәмамланган булса да, Кремль яклы мәгълүмат чаралары аны Януковичның хакимияттән китүенә һәм төбәктә Русиянең йогынтысын киметүгә җирлек салуда гаепләде.

"Украинада булып яткан хәзерге хәлләрдә аның роле дә зур", диде апрель аенда Русия җәмәгать пулаты әгъзасе Вероника Крашенинникова Русия каналларының берсенә.

АКШ илчесе Теффт Грузия кырларында
АКШ илчесе Теффт Грузия кырларында

Грузиядә сугыш чыккач, Теффт Көньяк Осетия һәм Абхазия сугышчыларына ярдәм итүдә Русияне гаепләде.

Литвада илче булып торганда Русия мәгълүмат чаралары аның Кремльгә каршы сәясәт алып баруын белдереп килде. Теффт үзе бу гаепләүләрне кире какты.

2009 елда Украинаның "Сегодня" газетына әңгәмәдә ул "мин Русиягә каршы түгел", диде.

"Мин Русиягә каршы түгел. Мин бары тик дөньяның бу почмагында яшәүчеләрнең дә бер-берсен, бер-берсенең бәйсезлеген һәм суверенлыгын хөрмәт итеп яшәвен һәм моның өчен тырышуын телим", диде илче.

Элек АКШ Дәүләт департаментында Теффт белән бергә эшләгән Дэвид Крэмер Азатлык радиосына, аның Русиягә илче итеп билгеләнү ихтималы турында беренче тапкыр сөйләшү 2013 елның җәендә үк булган иде, диде.

"Кемнеңдер "ул Украинада, Грузиядә эшләгән, аны хәзер урысларны котырту өчен җибәрәләр", дигән сүзләре белән килешә алмыйм. Болай дип уйлау дөрес түгел. Джон Теффтның 30 елдан артык дипломатик тәҗрибәсе бар. Ул Русия юнәлешендә эшләүче иң яхшы дипломатларның берсе", диде Теффтның элекке хезмәттәше, хәзер Freedom House хокук яклау оешмасының Вашингтондагы җитәкчесе Крэмер.

Өлкән буын дипломаты, 64 яшьлек Теффт, элекке илче Макфолдан аермалы буларак, башка төрле сәясәт алып барачак.

"Аның Twitter'да күп язмаячагын фаразлыйм", диде Крэмер Макфолның бу социаль челтәрдә актив эшчәнлек алып барганына төрттереп.

Элекке илче чыннан да Twitter һәм Facebook челтәрләрендә актив булды.

"Twitter һәм Facebook халыкка мәгълүмат алырга хокук бирә. Мисал өчен, мин визалар турында халык белән шунда аралашам, Обама сәясәтен аңлатам", дигән иде Макфол 2013 елда Казанда барган Универсиадага килгәндә. Ул сәфәрендә илче Казан хокук яклаучылары һәм сәясәт белгечләре белән очрашты.

Яңа илчене күзәтүчеләр АКШның Русия мәсьәләләрендәге иң тәҗрибәле белгече, күп телләр, шул санда маҗар һәм литва телен дә белүче дипломаты, дип атый. Аның "йомшак җәеп катыга утырту" сәясәте тарафдары булуы да билгеле.

XS
SM
MD
LG