Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев һәм Чубаров Украина Радасына сайлана. Файдасы булырмы?


Мостафа Җәмилев (c) һәм Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Киевта матбугат очрашуында. 10 июль 2014
Мостафа Җәмилев (c) һәм Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Киевта матбугат очрашуында. 10 июль 2014

26 октябрь Украина Югары Радасына сайлауда кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилев һәм Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров намзәт буларак катнашалар. Алар икесе дә президент Порошенко җитәкләгән блок исемлегендә. Җәмилев 5, Чубаров 71нче урында.

Сайлау алдыннан үткерелгән фикер белешүгә күрә Порошенко блогы өчен 30% якын сайлаучы тавыш бирәчәге хак булса, Мостафа Җәмилев белән бергә Югары Радага депутат итеп Рифат Чубаров та зур ихтимал белән сайлана ала. Әлбәттә бу бер яктан уңай күренеш, ике кырымтатар Украина Югары Радасына уза ала. Ләкин Кырымда яшәүче кырымтатарларның мәсьәләсе буенча алар депутат буларак ниндидер карарлар уздыра алсалар да, аларның Кырымда якын киләчәктә бернинди тәэсире булмаячактыр. Сәбәбе билгеле: Кырым хәзер Украина юрисдикциясында түгел.

Кырым Украина тәркибендә булганда, ягъни 23 ел дәвамында Украина Югары Радасы, кырымтатарлар күпме тырышса да, тәләп итсә дә, алар белән бәйле бер канун да кабул итмәде. Ә бит ул елларда Җәмилев тә, Чубаров та шул ук Югары Радада депутат булып бу мәсьәләне күтәреп торган кебек иде, ләкин кырымтатарлар көткән кануннарны ул вакыттагы Югары Рада шулай да кабул итә алмады, кабул ителгәненә дә президент Кучма вето куйган иде. Күрәсең украин сәяси даирәләренең кырымтатарларга карата җитәрлек ышанычы да, аларны якларга теләге дә булмагандыр. Ә кайбер украин җитәкчәләре, пәрдә артында сөйләгәннәренә күрә, кырымтатарларның хаклары торгызылса алар Кырымны Украинадан аерып үз дәүләтчелеген төзер дигән курку да булган.

Бишенче колонна – кем алар?

Ул еллардагы Югары Радада, Украина хөкүмәтендә, иминлек, эчке эшләр органнарында тик кырымтатарларга түгел, Украинага каршы булган бишенче колонна бар иде, аның өчен сезнең мәсьәләгез шундый хәлдә иде, дигән сүзләр дә бүген ишетелә украин сәясәтчәләреннән. Хакмы бу юкмы – билгеле түгел, ләкин алай булса ни өчен бүген Порошенко блогы исемлегендә нәкъ Чубаров алдында 70нче урынга Украинаның элекке эчке эшләр министры Юрий Луценконың хатыны Ирина Луценко куелган?

Луценко министр булган заманда Ялта янындагы Ай-Петри тавында 30 кырымтатар эшмәкәрен милициянең бер меңләп кораллы махсус көчләре кыйнаган, аларның эш урыннары булган кафеларны экскаваторларлар белән җимергән иде. Бу вакыйга ул вакытта бөтен дөньяга төрле телеканаллар аша күрсәтелде. Җәмилев үзе ул вакытта Киевтан Кырымга килеп, вазгыятьне үзгәртә алмады. Шул ук Луценко министр булган заманда Мостафа Җәмилевнең туганы булган 60 яшьлек Хаировның Акмәчәт янындагы йортына милициянең махсус көчләре, имеш җинаятьче эзләп, төнлә килеп шартлакыч белән һөҗүм иттеләр. Нәтиҗәдә бер гаепсез Хаиров йоклаган урынында җәрәхәтләнде. Мәхкәмә аны гаепсез дип таныды, ә эчке эшләр министры, без матди ярдәм итәчәкбез, дигән иде ул заманда, вәссаләм. Бүген исә Луценконың хатыны Мәҗлес рәисе Чубаров белән бер исемлектән депутат булырга жыена. Луценко кебекләр шул сөйләнгән бишенче колонна вәкилләре түгелме, андыйлар Югары Радага бу юлы күпме уза алыр икән?

Депутатлыкка кырымтатар намзәтләрен Корылтай расламады

​Бу вакытка хәтле төрле сайлауларда катнашкан кырымтатар намзәтләрен рейтинг нигезендә, тавыш биреп Корылтай билгеләп карар чыгара иде. Бу юлы исә Җәмилев, Чубаровның бу сайлауда катнашу-катнашмау, аларны намзәт итеп күрсәтү буенча, Кырымдагы вазгыять сәбәбеннән булса кирәк, Корылтай уздырылмады. Мәҗлеснең тә аларны намзәт итеп күрсәтү буенча рәсми карар алганы ишетелмәде. Мәҗлес әгъзасы Ремзи Ильясов та бу хакта Азатлык радиосына сөйләде.

Ремзи Ильясов
Ремзи Ильясов

“Cезнең намзәтегез дә бит Кырым дәүләт шурасына Мәҗлес тарафыннан депутатлыкка намзәт итеп күрсәтәлмәгән иде, ә сез сайлауда катнаштыгыз, Кырым Дәүләт шурасы депутаты булдыгыз. Моны ничек аңларга?” дигән Азатлыкның сорауна Ильясов “Мине Мәҗлес түгел, “Бердәм Русия” фиркасе тәкъдим итте”, диде.

Шулай итеп бугенге вазгыятьтә булсын Украина Югары Радасына, булсын Кырым дәүләт шурасына сайланачак һәм инде сайланган депутатлар Корылтай, Мәҗлес карары булмаса да депутатлыкка үз намзәтләрен күрсәткәннәрен күрәбез. Бәлки бүгенге шартларда бу формаль бер мәсьәләдер, ләкин күп еллар дәвамында Корылтай һәм Мәҗлес бу принциптан чыгып, бу кагыйдәне бозмыйча эш итә иде.

XS
SM
MD
LG