Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча укып теләгән уку йортына керә алмаган укучыбыз юк"


Зур Сәрдек мәктәбе укучылары
Зур Сәрдек мәктәбе укучылары

Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясендә Туган тел көнендә төрле чаралар үтә. Укытучы Гөлсинә Зыятдинова соңгы елларда татар теленнән олимпиадаларга игътибар арту, тугызынчыларның тест бирүе ана теленең дәрәҗәсен күтәрә дип белдерә.

21 февраль – Туган тел көне уңаеннан Татарстанда һәм төбәкләрдә төрле чаралар уза. Яшьләр форумы, мәгариф министрлыгы һәм "Ватаным Татарстан" газеты элмә такталарны татарча язмаучыларга, хата җибәрүчеләргә каршы көрәш башлап, "Татарча хатасыз!" фотомарафонын игълан итте. Туган тел көне уңаеннан 22 февральдә Казанда Татар шигъри слэмы үтәчәк. "Диван" кафесына шигырь сөючеләр җыела һәм алар шигырь укып көч сынашачак. Ана теле көне Русия төбәкләрендә игътибарсыз калмаган, мисал өчен, чиләбеләрнең чарасы татар киносына багышланган.

Татарстандагы мәктәпләрдә дә Туган тел көнендә төрле чаралар оештырыла. Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясендә кечкенә сыйныфларда бу көнне "Тел бәйгесе", ә югары сыйныфтагылар "Түгәрәк өстәл янында сөйләшү" үткәрә. Азатлык гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зыятдинова белән сөйләште. Аның сүзләренчә, соңгы елларда Татарстанда татар теленнән олимпиадаларга игътибар арту, тугызынчыларның тест бирә башлавы да ана теленең дәрәҗәсен күтәрә.

– Гөлсинә ханым, сезнең гимназиядә Туган тел, Ана теле көне ничегрәк үтә?

– Татар авылындагы гимназия буларак, үзебезнең туган телебезгә бездә гомумән игътибар зур. 21 февральне ел саен үткәрәбез. Безнең гимназиядә алты татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Ана теле көнен төрлечә үткәрәбез. КВН, әңгәмә, сыйныф сәгатьләре, "Тамчы шоу", "Тел бәйгесе" итеп тә үткәргәнебез бар. Быел кечкенә сыйныфларда "Тел бәйгесе" рәвешендә үтә, ә без югары сыйныфларда эшләүчеләр бу көнне "Түгәрәк өстәл янында сөйләшү" итеп үткәрәбез. Әлеге чараларда туган телебезнең башка телләрдән ким түгеллегенә, башка телләр белән бер дәрәҗәдә өйрәнелергә һәм кулланылырга тиешле тел икәнлегенә басым ясыйбыз.

– Татар теленнән уза торган олимпиадаларны да, шул уңайдан, ана теленә игътибарны арттыра, аның да дәрәҗәсе барлыгын күрсәтә торган чара дип исәплисезме?

– Әлбәттә! Әле 10 февраль көнне генә 11нче сыйныфта укучым Таңсылу Сәләхова республика күләмендәге олимпиададан бүләк алып кайтты. Ул 9,10,11 сыйныфларда район олимпиадасында җиңеп, республика олимпиадасыннан бүләк алып кайта. Укуын да шушы юнәлештә дәвам итәргә җыена.

Хәзер гомумән республикада татар теленнән олимпиада хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. Безнең татар теленнән олимпиадалар башта үзебезнең мәктәптә 7-11 сыйныфларда уза. Мәктәптә җиңүчеләр районга бара. Быел республика олимпиадасында катнашу аерым бер таләпләр белән сайлап алынды, иң күп балл җыйганнар барды. Кукмара районыннан ун бала катнашты һәм шуның бишесе бүләк алды.

– Сезнең мәктәптә татар теленнән олимпиадада барлык балалар да катнашамы?

– Элек телгәннәр генә катнаша иде, соңгы ике елда барлык балалар да көчен сынап карый. Мин моны өстән төшкән мәҗбүри таләп димәс идем, без татар гимназиясе булгач, үзебезнең туган телебезгә тагын бер кат игътибар итик дибез.

– Кайбер авылларда олимпиадада катнаша торган балага гына зур игътибар, аны махсус әзерлиләр дип әйтәләр. Сез моның белән килешәсезме?

Гөлсинә Зыятдинова
Гөлсинә Зыятдинова

– Мин килешәм дә, килешмим дә. Олимпиадага барасы баланы ел буе әзерләмичә булмый. Әгәр аны ел буе әзерләмисең икән, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Бу һич кенә дә башка балаларга игътибарны киметү хисабына эшләнми. Түгәрәкләр бар, дәрескә кадәр индивидуаль шөгыльләнәбез, өенә биреп җибәрәбез. Олимпиада турында сөйләгәндә тагын бер әһәмиятле әйбер бар, әти-әни, укытучы, бала бергә эшләгән вакытта гына нәтиҗәсе була. Укытучының татар телен яраткан баланы сайлап ала белүе дә әһәмияткә ия.

– Тугызынчы сыйныфларда татар теленнән тест бирү укучылар арасында ана теленең әһәмиятле булуын аңлауга йогынты ясыймы?

– Тугызынчыларда республика күләмендә татар теленнән тест үткәрүне безнең гимназия укытучылары хуплап каршы алды. Әлбәттә, бу укучыга зур өстәмә эш, зур җаваплылык та. Бүтән фәннәр арасында безнең татар теле дә төшеп калганнардан түгел икәнлегенә игътибар иттерү ягыннан бу тестны кертүнең әһәмияте зур булды.

– Димәк, укучылар моны өстәмә эш барлыкка килде дип түгел, ә җаваплылык тоеп кабул итте дияргә буламы?

– Җаваплылык хисен булдыру өстендә эшлибез инде. Ел дәвамында бу тестка әзерлек бара. Безнең өч тугызынчы сыйныф бар, аларның барсына да түгәрәкләр һәм өстәмә сәгатьләр бирелгән. Әлегеләр дә үзеннән-үзе балада җаваплылык тәрбияли дигән сүз. Бу тестны ай саен биреп карыйлар, район күләмендә дә, әзерләнү максатыннан, бу тест-имтиханны биреп карау үткәрелә.

– Татар теленә игътибар, татар теленең дәрәҗәсе ул өстән, мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән хәл ителә торган әйберме, әллә күп нәрсә мәктәп җитәкчелегеннән торамы?

– Бездә бу проблемның булганы да юк. Татарча укытыйкмы, әллә русча укытыйкмы дигән сүз дә чыкмый. Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү өчен менә без боларны үткәрәбез дигән әйбернең дә булганы юк. Без – саф татар гимназиясе, 329 укучыбыз бар. Әти-әниләрдән дә татар теле шулай укытыла, рус теле болай укытыла дип, ризасызлык ишеткәнебез юк. Телләр турындагы канун нигезендә рус теле дә, татар теле дә тигез укытыла. Татар авылында туган, татарча сөйләшкән балага ниндидер чаралар үткәреп туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез дип тә утырмыйбыз без.

– Татарлар гына яшәп тә татар теленнән кала барлык фәннәр дә русча укытылган мәктәпләр дә бар бит.

– Мин бүтән мәктәпләр өчен әйтә алмыйм. Безнең үзебездә рус теле һәм әдәбиятыннан кала бөтен фәннәр дә татарча укытыла.

– Ә югары уку йортларына кергәндә?

– Теләгән уку йортына керә алмыйча калган бер генә балабыз да юк. Менә бер мисал, өченче ел безнең мәктәпне тәмамлаган Гөлназ Садриева 300 балл җыйды. Рус теленнән 100, биологиядән 100, химиядән 100 балл. Бүген ул Казан дәүләт медицина академиясендә гел бишкә генә укый. Физика биреп техник уку йортларына керүчеләр бар. Биология фәнен, җәмгыять белемен күп сайлыйлар, химияне сайлаучылар да бар. Аннан соң укытучы алар белән күбрәк эшли. Бөтенесенә дә түгәрәкләр бирелгән. Менә шушы түгәрәкләрдә, өстәмә шөгыльләнгәндә дәреслекнең русча вариантын да кулланалар. Без гимназиягә бары тик татарча гына дәреслекләр кайтартабыз.

XS
SM
MD
LG