Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Туган тел көнендә пикет үтте


Казанда Туган тел көне пикеты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00

Казанда Туган тел көне пикеты

21 февраль – Халыкара туган тел көне Казанда ТИҮ оештырган пикет белән билгеләнде. Пикетка чыгучылар Татарстан түрәләреннән татар теленә хөрмәт күрсәтүне таләп итте.

Бауман урамында үткән пикетта "Дәүләт шурасы депутатлары! Конституцияне хөрмәт итегез! Татарча белмисез икән, китегез!", "Путин! Миңнеханов! Тулы кыйммәтле татар мәгариф системын төзүне таләп итәбез! Метшин, Андреева, Песошин! Татар мәгарифен бетерүне туктатыгыз!", "Татарстанда бер дәүләт теле – татар теле булырга тиеш!", "Мәгариф турында Русия кануны татар мәктәбен юк итә!" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Пикетта катнашкан ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов бу пикетка яңа максат белән түгел, ә элек булган максат – туган телне саклау максаты белән чыгуларын әйтте.

"Туган телне саклау мәсьәләсенә килгәндә, без беренчедән гаиләдә нинди телдә сөйләшүгә игътибар итергә тиешбез. Тәрбияне үзебездән башласак, безнең мәгариф министрлыгы түрәләренә дә җиңелрәк булыр иде. 90нчы елларда татар телле мәктәпләр ачыла башлап 4-5 ел үткәч халык балаларын бу мәктәпләргә бирми башлады. Димәк, гаеп атта да тәртәдә дә бар. Монда аты – түрәләр, тәртәсе – халык. Менә шушы ике фаҗигане аңласак без алга таба барырбыз дип ышанам.

Әмма бүген түрәләр кулында финанс мөмкинлекләр. Кызганыч, хәзерге вакытта милләтнең язмышы 70-80% аларга бәйле. Без үз түрәләребезне сайлый алмыйбыз. Үз фикеребезне үткәрә алмыйбыз, үз фиркаләребезне уздыра алмыйбыз. Бу исә безнең мөмкинлекне кысу дигән сүз. Хәтта ул Русиянең төп канунында каралган булса да.

Татарстандагы түрәләр татар теленә игътибар итеп һәм аны ихтирам итеп шушы телгә күчәргә тиешләр. Оят булса да әйтим, карап торышка кыяфәтләре буенча татарлар, әмма үзләрен тотышлары буенча аларны татар дип әйтеп булмый. Аларның исемнәре җисемнәренә туры килми. Кырыйдан караган гади кешегә бу бик күзгә бәрелә", дип белдерде Рәүф Ибраһимов.

Пикетта торучылар янына урыс телле узып баручылар килеп төрле темаларда бәхәскә керергә тырышсалар да, пикет тыныч үтте.

XS
SM
MD
LG