Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кеше хокуклары шурасы Казан изоляторларын тикшерде


Русия һәм Татарстан президентлары каршындагы ике шура Казанда очрашып Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм изолятор вә балалар интернатларындагы хәлләр турында хисап тота.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасының киңәйтелгән утырышы пәнҗешәмбе көнне Казанда уза. Чәршәмбе исә Мәскәүдән килгән дистәләп кеше биш төркемгә бүленеп Казандагы тикшерү изоляторлары, полиция бүлекләрендә, ятим балалар интернатында, мәхкәмәләрдә булды.

"Бер җайга салынган гадәти сәфәр булды бу. Андыйлар да кирәк", диде Азатлыкка шурага Татарстан исеменнән кергән бердәнбер вәкил, "Агора" хокук яклау үзәге җитәкчесе Павел Чиков.

Үзе ул 2нче санлы тикшерү изоляторында һәм административ җинаятьләрдә гаепләнеп вакытлыча тотылганнар өчен полиция бүлегендә булган.

Павел Чиков
Павел Чиков

"Дүрт-алты-сигез кешелек бүлмәләр, ике катлы ятаклар. Чиста, сасы ис юк, бәдрәфләр аерым. Тоткыннарның китап уку мөмкинлеге бар, радио һәм телевизорлары бар. Шахмат һәм шашка кебек уеннары бар иде", диде Чиков.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан соңгы елларда изоляторлардагы шартларны яхшырткан, моның өчен республиканың башка регионнар белән чагыштырганда күбрәк акча тотуы да билгеле. Чиков изолятор җитәкчелегенең тикшерергә дип килгәннәргә иң яхшы бүлмәләрне һәм иң сабыр тоткыннарны күрсәтүен аңлый. Әмма мондый сәфәрләр дә Татарстан төрмәләрендә вазгыятьне контрольдә тотарга ярдәм итә, ди ул.

Бу юлы Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасының утырышы Татарстанның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы белән бергә үтә. Татарстан шурасының исәп-хисап утырышы инде чәршәмбе көнне узды. Республика министрлары үз министрлыкларының милләтара һәм динарә мөнәсәбәтләр торышына нинди өлеш керткәннәре турында хисап тотты.

Мәгариф министры Энгел Фәттахов татарча яңа дәреслекләрнең әзерләнеп бетүе, аларның Татарстанда гына түгел, Кыргызстан һәм Казакъстан кебек якын чит илләргә дә җибәрелүе турында сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кабат радио ешлыклар мәсьәләсен күтәрде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикага татар телле радио өчен ешлык бирүне сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче. Билгеле булганча, узган елның май аенда Мәскәүдә узган FM ешлыкларны бүлү бәйгесендә "Дастан FM" да, "Курай" радиосы да җиңә алмады. Комиссия Казандагы 96.8 МГц һәм 98.0 МГц ешлыкларын "Комсомольская Правда" һәм "Наше Радио"га бирде.

"Түбән Камадан килгән Татарстан халыклары ассамблеясы җитәкчесе һәм Удмурт милли оешмасы башлыгының татарча, удмуртча һәм урысча сөйләве бик истә калды. Ул Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрне шул килеш яхшы итеп саклар өчен бөтен тырышлыкны куярга чакырды", диде Азатлыкка Мәрҗәни институтының этнология бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова.

Пәнҗешәмбе көнне ике шураның берләштерелгән утырышы үтәчәк.

XS
SM
MD
LG