Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөнирнең һәлак булуы турында сөйләмәскә куштылар"


Мөнир Сөнгатуллин
Мөнир Сөнгатуллин

Танкист, өлкән лейтенант Мөнир Сөнгатуллинны 28 февраль көнне Күн авылында җирләделәр. Ул Донбасста һәлак булырга мөмкин.

Мөнир Сөнгатуллинны соңгы юлга озатырга Питрәч районының Күн һәм Ленино-Кокушкино авылларыннан йөзләп кеше килгән. Аның әти-әнисе Күндә туган, хәзер Ленино-Кокушкинода яшиләр. "Аны тимер табутта күмделәр. Район хәрби комиссариатыннан да вәкил килгән иде, ул әти-әниләренә рәхмәт белдерде дә, шуның белән сүзен йомгаклады", дип сөйләде Азатлыкка җеназада катнашкан Фердинанд әфәнде.

Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләр дә, күннәр дә Азатлыкка Сөнгатуллинның үлеме турында сөйләргә кушмадылар дип белдерде. Мөнирнең абыйсының җәмәгате Гөлия сүзләренчә, Мөнир 2008 елда Казандагы хәрби танк училищесын бетергән, Түбән Новгородта хезмәт иткән, Питрәч кызы Ольгага өйләнгәненә сигез ай гына булган. Азатлык мәетне кайдан кайтарулары, туганнарына ничек һәлак булды дип әйттеләр соң дип сораштыра башлагач, Гөлия ханым да: "Мин берни дә сөйли алмыйм, бүген бездә аш, өчесен үткәрәбез", дип телефонын куйды.

​Ленино-Кокушкинода яшәүче бер ханым сүзләренчә (ул исемен күрсәтмәүне үтенде), Сөнгатуллин Дондагы Ростов шәһәренә өч айга җибәрәчәкләрен белдереп, абыйсы Марсельга шалтырата һәм машинасын килеп алуын үтенә. Шуннан соң аларны Дондагы Ростовка, ә аннан исә Донбасска Украина гаскәрләренә каршы сугышырга җибәргән булырга мөмкиннәр.

Сөнгатуллинның әнисенең сеңлесе Сәгадәт ханым Күндә яши. Ул Азатлыкка Мөнирнең танк училищесын бетергәннән соң Мурмански һәм Петербурда, ә соңгы вакытта Түбән Новгородта хезмәт итүен сөйләде. Аның сүзләренчә, үлем хәбәре килгәндә Мөнирләрнең Ростов якларына китүенә ай да тулмаган булган. "Алар (Мөнирләр) солдатларны күнегүләргә алып киткән иделәр. Ул Украина ягына чыккан дип әйтә алмыйм, чөнки әнкәләре белән гел сөйләшеп торды", ди Сәгадәт ханым. Мөнирнең үлем хәбәрен бер атна чамасы элек алганнар.

Сөнгатуллин Казан танк училищесын тәмамлаганда төшкән фотоны "Вконтакте"га куйган булган
Сөнгатуллин Казан танк училищесын тәмамлаганда төшкән фотоны "Вконтакте"га куйган булган

Сөнгатуллин салынган тимер табутны ике хәрби хезмәттәше кайтара. "Алар да бернинди мәгълүмат бирмәде", дип белдерде күмүдә катнашканнар. Сөнгатуллин танкист, өлкән лейтенант булган, әле шушы араларда гына аны капитан дәрәҗәсенә күтәрергә җыенганнар.

Сәгадәт ханым сүзләренчә, мәетне алып кайтучылар ачып карый аласыз дип әйткән булган. "Абыстай ачтырмады, ачып карап кына аны кире кайтара алмыйсыз инде сез дип әйткәч, без дә каршы килмәдек", ди ул.

Мөнир "Вконтакте" сәхифәсенә соңгы тапкыр 12 февральдә кергән. Ул үз битенә 39 видео да урнаштырган булган. Алар арасында Казан шәһәре, Салаватның "Мин яратам сине Татарстан" җыры, Татарстан гимны видеолары да бар.

Азатлык Сөнгатулинның һәлак булу сәбәпләрен белү өчен Питрәч хәрби комиссариатына шалтыратты. Аның җитәкчесе Владимир Гузич сүзне кыска тотты, "бернинди мәгълүмат та бирмибез" диде дә телефонын куйды.

Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга һәм Башкортстанга кайткан табутлар, Псков десантчыларының һәлак булуы, Ростов шәһәрендә җәйдән бирле исемле һәм исемсез каберләрнең барлыкка килүе, "Солдат аналары" комитетының әледән-әле Русия хәрбиләрен Украинага җибәрәләр дип чаң сугып торуы моның киресен сөйли.

XS
SM
MD
LG