Accessibility links

Ислам һәм Демократия: Пакыстанда сайлау


Пакыстан 18 февраль яңа парламент сайлады
Пакыстан 18 февраль яңа парламент сайлады

Бу атнада, февральнең 18дә сайлау уздырган Пакыстан көч куллану һәм тотрыксызлык шартларында да Европа яки Америкадагы стандартларга якын бер тавыш бирү уздырып булганын күрсәтте.


Пакыстаннан нинди дә булса сабак алып буламы?

Ислам һәм демократиянең бергә була алуына күпләр шик белдерә. Пакыстанда сайлауда президент Пәрвәз Мөшәррәф партиясе җиңә алмады. Аның урынына оппозициядәге ике фирка – Пакыстан Халык партиясе һәм Пакыстан мөселманнары лигасы тавышларның күпчелеген алды. Көнбатыш күзәтүчеләре моңа күпмедер аптыраш белгергән булса, Вашингтондагы Милли Саклану Университетында Якын Көнчыгыш өйрәнүләре профессоры Мөрһәф Җүәҗәти өчен бу нәтиҗә бер дә көтелмәгән булмаган. Ике ел элек гадел сайлау нәтиҗәсендә фәлестин җирләрендә хакимияткә исламчы сугышчан Һәмәснең килүе дә аны шаккатырмаган. Сайлаучылар – кайда да сайлаучылар, ди ул. Алар үзләренә яхшырак тормышны сайлый. Фәлестин халкы да Фатахтагы коррупциядән тәмам гайрәтләре чигеп, мәктәпләр, юллар, хастаханәләр салырга вагъдә иткән Һәмәсне сайлады, ди Җүәҗәти:

"Мөселман дөньясында Кушма Штатларга ачу хисе көчле. Һәм аларга демократия бирсәгез – алар Кушма Штатларга каршы тавыш бирәчәк. Әмма кешеләр Америкага каршы булуны гына сайламый. Алар шулай ук үз илләрендә булган эчке сәясәткә, алар белән кем идарә итәчәгенә дә карый."

Профессор Якын Көнчыгышта диктаторларның күп булуын таный. Бер үк вакытта аларның кайберләрен Кушма Штатлар таный һәм хаттә хуплый, ди ул. Кушма Штатларга диктаторлар алып барган сәясәт ошамаска мөмкин, әмма алар хакимияте астында төбәктә тотрыклылык булуы – Америкага кирәк, ди Җүәҗәти. Бер генә кешенең идарә итүе мөселман җәмгыятьләренә хас әйбер түгел, ди профессор:

"Исламда демократия бар. Исламда "шура" дигән төшенчә бар, бу киңәшләшү дигән сүз. Исламда хакимияттәге кеше карарларны үзе генә кабул итми, ул аларны башкалар белән киңәшләшеп кабул итә."

Демократия бик аз булган, ә бәлки дә бөтенләй булмаган мөселман иле итеп Җүәҗәти Иран дәүләтен атый. Әмма Иран үзгәрә, хөкүмәт үзгәрә, ди ул. Халык демократия турында интернеттан өйрәнә, ди ул.

Якын Көнчыгыш өйрәнүләре профессоры Мөрһәф Җүәҗәти , мөселман дөньясында демократия быел гына булмыячак, киләсе елда да булмас, әмма кайчан да булса булыр, дип ышана.
XS
SM
MD
LG