Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл хуҗалыгының якты киләчәге билгеләнде


Минтимер Шәймиев һәм Марат Әхмәтов
Минтимер Шәймиев һәм Марат Әхмәтов

Сармандагы күчмә утырышта 2008-2012 елларга республиканың авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешләре билгеләнде.

Якшәмбе кичен Казаннан авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышына чакырылган 20 гә якын журналистны бер автобуска утыртып Чаллыга алып киттеләр. Икенче көнне Тукай, Сарман районына сәяхәт көтелә иде. Казан-Чаллы юлында башка юлчылар кебек, журналистлар да Мамадыш районы турысында туктап, өчпомак, мантый кебек ризыклар белән тамак ялгап алды. Моңа нигә тукталдым - сүзебез район-авылларда яшәүчеләрнең тормышын сурәтләү иде бит. Шушы ук Мамадыш тукталышында халыкның ничек тормыш итүен күрергә була.

Мамадыш халкы юл буенда сату итә
Юлның ике ягында сату рәтләре тезелгән, ул сату урыннарында 12 сәгать бер сатучы апа эшли, аннан соң икенчесе килә. Һәрберсе метр ярамга метр озынлыктагы урында 12 сәгать буе эшләгән өчен сату итергә җир биргән кешегә 100 сум түли.

Сату рәтләренең бер ягы район хакимияте кулында, икенчесе шәхси кулларда, диләр сатучылар. Урта яшьләрдәге Мамадыш апаларының төп керем чыганагы юл кырыенда чәй, кәхвә, өчпочмак башка тамак ялгау ризыклары сату. Шул акчага яшиләр, балалар укыталар, тормыш итәләр. Мамадышлылар үзләренә инвестор булып килгән “Кызыл Шәрыкъ” ширкәтен яратып бетермәүләрен дә әйтте.

“Юлда кочкан җилгә очкан” дигәндәй, икенче көнне, дүшәмбе авыл хуҗалыгы өлкәсендә инвесторлардан да яхшы кешеләр юк иде. Моңа дәлил буларак, Тукай районында “Чаллы Бройлер” ит эшкәртү заводының яңа цехын ачу тантанасы, Сарман районындагы “Нуркәй” агрофермасындагы семинар киңәшмә җурналистларга күрсәтелде.

“Чаллы Бройлер”ның төп инвесторы - “Агросила Групп” җәмгыяте. Монда шулай ук чит ил эшмәкәрләренең дә өлеше кергән. Заводның яңа цехы ачылганда алар Татарстан президентына рәхмәтләрен җиткерделәр, Миңтимер Шәймиевтә аларга кайнар сәламнәрен әйтте.

“Чаллы Бройлер” заводы хәләл ит ризыклары да җитештерә, журналистларга күрсәтер өчен продуктлардан күргәзмә ясап куелган иде. Яңа ачылган цехның кайбер үзенчәлекләре белән безне “Чаллы-Бройлер”ның баш технологы Рамил Мөхәммәтшин таныштырды.


Баш технолог - Рамил Мөхәммәтшин
“Күп әйберне заманча техника үзе эшли, сыйфат та саклана. Итләрне Русиянең төрле төбәкләренә, шәһәрләренә җибәрәбез, Питербур, Мәскәү, Екатеринбур, Пермьгә, Украинадан Киевкә. Эшчеләрнең күбесе яшьләр. Эш хакы 10 мең ярым сумнан башлап 16 мең ярымга хәтле.”

Бу заводны Татарстан президенты карап чыкканнан соң, Сарман районында алдынгы агрофермалардан саналучы “Нуркәй”гә семинар киңәшмәгә юл тоттык. Монда республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов терлекчелектә, игенчелектә эшләнгән эшләрне сурәтләгән макетлар, кыр эшкәртү җайланмалары белән таныштырды.

Сарман халкы, президент килә дип бу чараларга ел башыннан әзерләнгән, юлларны кардан чистартканнар, техниканы гектарга якын мәйданга тезеп куйганнар. Агроферманың кайбер биналары җылытыла, аяк астына келәмнәр җәелә. Ә бу тамашаның 4тән берен генә республика җитәкчелеге карады.

Алда, узган елга йомгак ясап 2012 елга кадәр максатлар кую, йомгаклау өлеше иде. Ул Сарман мәдәният йортында узды. Төп игътибар терлекчелекне үстерүгә юнәлтелә. Шулай ук, бөртеклеләрнең уңышын арттырырга, район башлыкларына җирләрне рәсми рәвештә теркәп бетерергә әмер бирелде.

Утырышта 2012 елга авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең эш хакын 13 меңгә җиткерергә планлаштырабыз, дигән сүз дә булды. Ә Татарстанның авыл хуҗалыгы әйдаманнары итеп инвесторлар билгеләнде.
XS
SM
MD
LG